Дәүләт Думасы депутаты мәктәп формасы алу өчен федераль түләү кертергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты мәктәп формасы алу өчен федераль түләү кертергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко барлык төбәкләрдә дә күп балалы гаиләләргә мәктәп формасын сатып алуга федераль түләүләр кертергә тәкъдим итте.

Ул ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде. Хәзер компенсация күләме төбәкләр дәрәҗәсендә билгеләнә һәм уртача 4-14 мең сум тәшкил итә.

«Минемчә, мондый компенсацияләрне күп балалы гаиләләр өчен федераль чара буларак Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә бирергә кирәк, ә аларның минималь күләме төбәктәге форманың уртача бәясен тәшкил итәргә һәм уку елы башланыр алдыннан бер айдан да соңга калмыйча түләнергә тиеш», – диде парламентарий.

Аның сүзләренчә, күп балалы гаиләләр мондый ярдәмне кайда яшәсәләр дә алырга тиеш.

«Күп балалы ата-аналар – инде геройлар һәм нинди төбәктә яшәсәләр дә, аларның дәүләт ярдәмен алырга хакы бар», — дигән депутат.