–35 градуска кадәр салкыннар көтелә: автоинспекция юлга чыкмаска чакыра
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе якындагы тәүлекләрдә ерак сәфәрләрдән мөмкин кадәр тыелып торырга киңәш итә.
Синоптиклар фаразына караганда, 5 февраль төнлә һәм иртән республика территориясендә һава температурасы –35°Ска кадәр төшәргә мөмкин. Мондый экстремаль салкыннар юл хәрәкәте өчен аеруча куркыныч санала.
Әгәр дә сәфәр котылгысыз булса, автоинспекция автомобильчеләрне аеруча сак һәм игътибарлы булырга өнди. Юлга чыгар алдыннан машинаның техник торышын җентекләп тикшерергә, һава шартларына туры китереп киенергә, җылы өс киеме һәм аяк киеме, кайнар чәй, шулай ук ягулык запасы булдыру мөһим.
Белгечләр ассызыклаганча, түбән температураларда иң зур куркынычка дизель ягулыгында йөрүче автомобильләр дучар була: дизель салкынга чыдам түгел, ягулык куера, техника тукталырга мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, тизлекне арттырмаска һәм үз гомерләренә, пассажирлар иминлегенә җаваплы карарга чакыра.
Юлда сак булыгыз.

