Мәдәният йортлары 3 миллион сум ота ала
Казанда «Мәдәният йорты» грантлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Проектны сөт продукциясен җитештерүче «Логика молока» компаниясе гамәлгә ашыра.
Җиңүчеләр мәдәни проектлары өчен 3 миллион сумга кадәр грант отарга мөмкин. Бәйге Россиянең нибары өч шәһәрендә — Казан, Самара һәм Кемеровода үткәрелә. Гомуми грант фонды — 30 миллион сум.
Бәйгедә Татарстандагы иҗади төркемнәр, мәдәният йортлары, китапханәләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Төп максат — җәмгыять өчен әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда финанс ярдәме күрсәтү. Быел конкурс өч номинация буенча уздырыла.
«Урыннар» номинациясе буенча җәмәгать киңлекләре, ял зоналары, китапханәләр төзү һәм төзекләндерү өчен проектлар тәкъдим итәргә була. Сүз биналарны төзекләндерү турында гына түгел, ә иҗат үсешенә һәм төрле яшьтәге кешеләрнең үзара аңлашуына ярдәм итә торган уңайлы мохит тудыру хакында бара.
«Вакыйгалар» номинациясе кысаларында экскурсия, лекция, түгәрәкләр һәм башка мәдәни чаралар программалары каралачак. Татарстанның мәдәни һәм тарихи мирасын саклауга юнәлтелгән медиапроектлар «Тарих» номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Алар арасында татар һөнәрчелеге, тел, шулай ук республика авыллары һәм районнары тарихына кагылышлы тәкъдимнәр булырга мөмкин.
Проектлар конкурс максатларына туры килү, нәтиҗәлелек, киң катлам аудитория өчен ачык булу, мәдәни әһәмият һәм проектны башка төбәкләрдә гамәлгә ашыру мөмкинлеге шарталары буенча бәяләнәчәк.
Гаризалар 2026 елның 11 февраленнән 31 мартына кадәр кабул ителә. Аннан проектлар бәйсез экспертиза үтә, шулай ук сайлап алынган катнашучылар онлайн форматта үз проектларын да яклаячак. Җиңүчеләр 2026 елның маенда игълан ителәчәк. Грант күләме проект бюджетыннан чыгып 500 мең сумнан 3 миллион сумга кадәр булырга мөмкин. Конкурс нигезләмәсе белән оештыручының рәсми сайтында танышырга мөмкин.


