«Йолдызлык – 2026»: Балалар бакчалары гала-концертыннан безнең репортаж
Бүген, 2 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсе балаларыбызның шат авазына күмелде, «Йолдызлык – 2026» фестивале кысаларында район балалар бакчаларының гала-концерты узды.
Бүген Актаныш сәхнәсен районыбызның иң нәни артистлары — мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре гөрләтте. Тамашачыларны кызлар-малайлар матур җырлар, дәртле биюләр һәм зур тырышлык белән әзерләнгән иҗади чыгышлар көтә.
Гала-концерт балалар иҗатының, талант һәм илһамның чын бәйрәменә әверелде.
Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов «Йолдызлык-2026» фестивалендә 2, 3 урын алган балаларны тәбрикләп, диплом һәм медальләр тапшырды.
Балаларны зур сәхнәгә әзерләгән балалар бакчалары коллективларына, тәрбиячеләргә, ата-аналарга олы рәхмәтен белдерде.
«Йолдызлык – 2026»: Актаныштагы муниципаль этапта «Әтәчкәй» балалар бакчасы җиңде
