“РВФ-2026”да 7 меңләп кеше катнашачак

“РВФ-2026”да 7 меңләп кеше катнашачак

8-10 апрельдә Казанда узачак XX Россия венчур форумында 7 меңнән артык кеше катнашачак. Бу хакта Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев әйтте.

“Форумда федераль спикерлар, халыкара стратаплар һәм проектлар катнашачак”, – диде ул.

Быелгы форум 25 тән артык дәүләттән – БДБ, Африка, Азия, Якын Көнчыгыш илләрен дә кертеп, инновацион экосистема вәкилләрен берләштерәчәк дип көтелә.

Быел күргәзмәдә катнашырга теләүчеләр саны да арткан. “Барлыгы 1 342 гариза теркәлде. Чагыштыру өчен, былтыр аларның саны 1 мең тирәсе иде. Күргәзмәдә 150 стартап урын алачак. Быел форум тарихта иң зурысы булачак”, – диде Дамир Галиев.