Гарәп Әмирлекләре хатын-кыз җитәкчеләр күп булганга бай яши
Бүгенге көндә Гарәп Әмирлекләрендә хөкүмәт органнарының яртысы белән хатын-кызлар идарә итә һәм югары звено инженерларның 65%ы – шулай ук гүзәл затлар. Шуңа күрә дә безнең илебез бай.
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында узган «Хатын-кыз карашы» трегы барышында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Аиша Мөхәммәд Әл-Мулла шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, җитәкче урыннарда булган хатын-кызларның 78,8 проценты яшьләр.
– Алар 6 миллиард күләмендә бәяләнә торган базарны контрольда тота. Казанга үзебезнең тәҗрибә белән бүлешәсем килеп килдем. Минем төп максатым хатын-кыз эшкуарларга ярдәм итү. Безгә уңышка ирешү бик авыр. Һәм моны бары тик дәүләт тарафыннан ярдәм булганда гына ирешеп була. Безнең ил җитәкчелеге һәрвакыт хатын-кызларга ярдәм кулы суза. Шуңа күрә дә без алдынгылар рәтендә, -диде Аиша Мөхәммәд.
Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сөйләвенчә, тректа катнашу өчен төрле илләрдән килгән хатын-кызларны беренче чиратта безнең милли киемнәребез һәм ризыкларыбыз кызыксындырган.
– Хатын-кызлар һәрвакыт матурлыкка омтыла, шуңа күрә дә алар безнең изү-хәситәләребез, калфакларыбыз белән сокланды. Аларны тегү, эшләү процессы белән кызыксынды. Ике көн дәвамында «Хатын-кыз» трегы кысаларында алты чара уздыру барышында без Ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе мәсәләләренә дә тукталачакбыз. Безнең төп максат Казанга килгән кунакларда икенче елга да чарага әйләнеп кайту теләген уяту, – диде Алсу Нәбиева.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


