Искеибрайлылар хәйрия концерты белән махсус хәрби операциядә катнашучыларны хупладылар

Искеибрайлылар хәйрия концерты белән махсус хәрби операциядә катнашучыларны хупладылар

Искеибрайлылар хәйрия концерты белән махсус хәрби операциядә катнашучыларны хупладылар

9 май көнне Иске Ибрай авылы мәдәният йортында Җиңү көненә багышланган хәйрия концерты узды.

Чара махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү максатыннан оештырылды.

Кичә педагогик хезмәт ветераны Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Нәфигуллина, шулай ук лаеклы ялда булган мөгаллимә Әлфия Нәзирова һәм авыл мәдәният йорты методисты Нәфисә Шәрифуллинаның иҗади бердәмлеге аркасында якты һәм күңелләргә үтеп керерлек булды.

Бәйрәм программасы гармунчылар парады белән башланып китте. Биш сәгать дәвамында тамашачыларны 55 яшьтән 86 яшькә кадәрге җыр-моңга гашыйк авылның үзешчән артистлары, шулай ук читтә яшәүче якташлар үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр. Залда утыручылар һәр чыгышны җылы алкышларга күмделәр, актив рәвештә рәхмәт белдерделәр.

Тамашачылар үз чиратында, ярдәмгә чакыруга актив җавап биреп, үзләренең бердәмлеген һәм уртак эшкә үз өлешләрен кертергә әзер булуларын күрсәттеләр. Җыелган акчалар гади финанс ярдәме генә түгел, ә өйдә үз геройларын онытмауларын, яратуларын һәм көтүләрен аңлаткан ачык мисал булып торачак. Бу концерт гади мәдәни чара гына түгел, ә Иске Ибрай халкының рухи көчен һәм бердәмлеген күрсәткән чын гражданлык батырлыгы акты да.