Татарстанда “ракета куркынычы” режимы кертелде: Казан һәм Түбән Кама аэропортларында чикләүләр гамәлдә
Татарстанда “ракета куркынычы” режимы игълан ителде.
Барлык оператив хезмәтләр дә югары әзерлек хәленә күчерелгән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.
Белгечләр искәртүенчә, ракета куркынычы вакытында гамәлләр тәртибе пилотсыз очкычлар һөҗүме янагандагы кебек үк булырга тиеш.
Әгәр сез бина эчендә булсагыз, мөмкин кадәр аскы катларга, подвалга яки җир асты паркингына төшәргә кирәк. Куркыныч вакытында лифт куллану катгый тыела.
Урамда булган очракта, якындагы бинага, җир асты кичүенә яки башка ышык урынга керергә киңәш ителә. Ачык мәйданнарда калмаска кирәк. Фатирда булганда исә тәрәзәсез бүлмәгә, мәсәлән, ванна бүлмәсенә күчү хәерле.
Хокук саклау органнары шаһитлардан фото һәм видеоматериалларны социаль челтәрләргә чыгармаска, ә аларны турыдан-туры оператив хезмәтләргә тапшырырга сорый.
Шулай ук Татарстанда һава транспорты эшендә дә вакытлы үзгәрешләр кертелгән. Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең халыкара аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм очыруга вакытлыча чикләүләр гамәлдә.
Ашыгыч ярдәм хезмәтләренең бердәм номеры — 112.


