Татарстан табиблары гадәти наркозны күтәрә алмаган хатын-кызга операция ясауга ирешкәннәр

Татарстан табиблары гадәти наркозны күтәрә алмаган хатын-кызга операция ясауга ирешкәннәр

Лениногорскида яшәүче 73 яшьлек хатын-кыз 2022 елда тәүге тапкыр яман шеш белән очрашкан. Ул чагында аның юан эчәгендә онкология тапканнар. Республика онкодиспансерында операция кичереп, «химия» курсын узганнан соң, чире чигенгән. Әмма узган елда рак янә кире кайткан. Тикшеренү нәтиҗәләре бавырында һәм бавыр эчендәге үт юлында яман шеш барлыгын күрсәткән.

Сырхауны республика клиник хастаханәсенең 2 нче хирургия бүлегендә операция ясарга карар иткәннәр. Хатын-кызны РКБга җибәрү шешнең катлаулылыгы белән генә түгел, бәлки әле тагын күп кенә башка чирләре дә булуга – миастения (мускулларның хәлсезлегенә бәйле аутоиммун авыру), йөрәгендәге көйсезлекләр, гипертониягә һәм йөрәк тибеше бозылуга бәйле. Нәкъ менә миастения гадәти наркозны бик җитди куркынычка әйләндерә. Мондый чирдән интегүчеләрне үпкәсенә ясалма вентиляция аппаратыннан мөстәкыйль сулыш алуга күчерү бик кыен – кайвакыт берничә көн дәвам ителә.

РКБ анестезиологлары бу мәсьәләне Британиядәге коллегаларыннан өйрәнгән методика ярдәмендә хәл кыла. Алар гадәти миорелаксант (мускулларны йомшарта торган препарат) урынына башкаларын куллана. Шуның нәтиҗәсендә вентиляция көпшәсе асылда операциядән соң ук – реанимация палатасында алына.

Операция уңышлы узган, хатын-кыз үзен әйбәт хис итә. Хәзер аңа «химия» алырга кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Related Articles