Казанга АСЕАНның барлык иләреннән вәкилләр килде
Казанда узган Россия – АСЭАН саммитына Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең (АСЕАН) барлык 11 әгъза – иленнән вәкилләр килде.
Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында саммит йомгакларына багышланган брифингта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев әйтте.
"Ике ил — Бруней һәм Филиппин дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә тәкъдим ителде. Җиде илдән Премьер-министрлар килде. Әйтергә кирәк, нәкъ менә бу дәүләтләрдә Премьер-министрлар башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, ягъни, илләрнең реаль җитәкчеләре булып тора", — диде ул.
Игорь Савельев ассызыклаганча, саммитны уздыру һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия лидерларының Казанга катлаулы геосәяси шартларда килүе — ул Россиянең Ил Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге дипломатик җиңүе булып тора.
"АСЕАН — дөньяда халык саны күп булган, геосәяси планда бик мөһим төбәк.Саммит кырларында бик күп ике яклы очрашулар узды. Чара нәтиҗәләре буенча Казан декларациясе, 2030 елга кадәр комплекслы эш планы имзаланды, энергетика һәм мәдәният буенча уртак гаризалар кабул ителде", — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары.
АСЕАН – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләренең сәяси, икътисадый һәм мәдәни хөкүмәтара оешмасы (ассоциациясе) ул. 1967 елда Бангкокта оешкан. Анда 11 ил – Индонезия, Малайзия, Сингапур, Тайланд, Филиппин, Бруней-Даруссалам, Вьетнам, Лаос, Мьянма, Камбоджа һәм Көньяк Тимор керә. АСЕАН илләре дәүләтләре территориясендә 670 миллионнан артык кеше яши. Аларның гомуми эчке тулай продукты 9,7 триллион долларга җитә. Ассоциациянең төп оешмасы Джакартада (Индонезия) урнашкан. 1990 нчы еллар башыннан бирле АСЕАН илләре икътисадый хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Россия 1996 елдан ассоциациянең диалоглар партнёры булып тора. Казанда уза торган җыен Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән мөнәсәбәтләр җайга салуының 35 еллыгына багышланды.
