1 сентябрь линейкалары ничек узачак? Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә яңа тәкъдимнәр җибәрде
Россия Мәгариф министрлыгы 2026 елның 1 сентябрендә мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләп, төбәкләргә юллады.
Ведомство хәбәр иткәнчә, быелгы Белем көне чараларында Россия халыклары бердәмлеге елына аерым игътибар биреләчәк. Беренче уку көненең төп темалары булып Россия халыкларының бердәмлеге, тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту торачак.
Тантаналы линейкалар, гадәттәгечә, Дәүләт флагын күтәрү һәм Россия Федерациясе гимнын башкару белән башланачак. Шулай ук мәктәп һәм көллият җитәкчеләренең, хөрмәтле кунакларның котлау чыгышлары планлаштырыла.
Министрлык тәкъдимнәрендә бәйрәм чараларына күп балалы һәм күп буынлы гаиләләр вәкилләрен, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, уңышка ирешкән чыгарылыш укучыларын, иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләрен чакыруга да игътибар бирелә.
Шулай ук белем бирү оешмаларына куркынычсызлык мәсьәләләрен беренче урынга куярга киңәш ителә. Мәктәпләр янгын һәм террорчылыкка каршы иминлек таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә, тиешле инструктажлар үткәрергә тиеш. Моннан тыш, инвалидлыгы һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен уңайлы шартлар тудыру бурычы куела.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, әзерләнгән тәкъдимнәр Белем көнен югары дәрәҗәдә үткәрергә, аның тантаналы рухын һәм тәрбияви әһәмиятен саклап калырга ярдәм итәчәк.

