14 яшьлек кыз мәктәпкә ут төрткән, сыйныфташларын һәм укытучысын чүкеч белән кыйнаган
Бүген Красноярск шәһәрендә “Комплекс Покровский” дигән мәктәптә 8 нче сыйныф укучысы чүкеч белән балаларга ташланган һәм сыйныф бүлмәсенә ут төрткән.
Моңа кадәр мәктәп чатында, кемгә һөҗүм итәргә, дигән сораштыру оештырган. Әмма балалар, шаяртадыр. дип уйлап, бу коточкыч хәбәргә игътибар итмәгән, дип яза “КП-Красноярск”.
Эчке эшләр министрлыгының башлангыч мәгълүматларына караганда, 14 яшьлек кыз уку бүлмәсенә утлы чүпрәк ыргыткан, шуннан соң берничә балага чүкеч кебек әйбер белән суккан.
Балалар исә басма хәбәрчесенә башкачарак сөйләгән. Аларның әйтүенчә, һөҗүм итүче алгебра дәресе вакытында уку бүлмәсенә бензин түккән: сыекча алгы парталарга эләккән. “Танышым үз сыйныфында нәрсәләр булганлыгы турында сөйләде. Бер кыз Молотов коктейле кебек әйбер алган да, шуны кабызып, укытучысының йөзенә ыргыткан һәм балаларны чүкеч белән кыйный башлаган”, – дип язган басмага мәктәп укучыларының берсе.
Шул ук вакытта һөҗүм итүче кыз янып торган бүлмәдән балаларга чыгарга ирек бирмәгән: чүкеч белән кизәнгән. Бүлмәдән чыгарга маташучыларны шуның белән кыйнаган. Икенче бер укучы янып торган бүлмәдән бер малайның кычкыра-кычкыра йөгереп чыгуын күргән. Ул шулай ук аягы пешкән кызны күреп алган.
Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгында янгыннан 3 баланың һәм укытучының зыян күрүен әйткәннәр. Тагын ике бала чүкеч белән сугудан җәрәхәтләнгән. Хәзер алар – хастаханәдә.
14 яшьлек кыз һөҗүм итәр алдыннан, химия укытучысынмы, әллә тарих укытучысынмы яндырырга, дигән сораштыру оештырган. Сыйныфташлары басма хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, әлеге кыз курчак кебек тып-тыныч, аралашмый торган булган, аны беркем дә кыерсытмаган.
Ләкин кайбер укучылар әйтүенчә, 8 нче сыйныф укучысын кыерсытканнар. “Сәер һәм юан” дип үртәгәннәр. Янәсе, аны укытучылар да яратмаганнар. Гадәттән тыш хәл булган урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли, һөҗүм итүнең барлык сәбәпләре ачыклана. Тикшерү комитеты җинаять эшләре кузгаткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

