«Төзелеш башламаган өчен җиремне алмаслармы?»: «ВТ» укучыбыз соравына җавап бирә

«Төзелеш башламаган өчен җиремне алмаслармы?»: «ВТ» укучыбыз соравына җавап бирә

Минем һәм ике баламның (берсе – үсмер, берсе – студент) шәхси йорт төзер өчен җиребез бар.

Әмма төзелеш башларга әлегә мөмкинлек юк. Җирдә берни дә төзелмәгән өчен безгә карата нинди чаралар куллана алалар?

Динә Мөхтәсипова. Чаллы

Татарстан буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте:

– Җирдән файдаланмау ачыкланса, аның хуҗасына кисәтү бирелә. Чаралар күрелмәсә, тикшерү үткәреп, кысага сыярлык вакыт эчендә үтәлүе мәҗбүри булган күрсәтмә бирелә. Һәрхәлдә, административ җәза бирелгәндә һәр очракны аерым карыйлар, гаепле кешенең шәхесе, аның мөлкәте, җаваплылыкны йомшарта торган һәм, киресенчә, авырайта торган хәлләр исәпкә алына. Тиешле вакыт эчендә җир кишәрлегеннән файдаланмаган очракта да аны автомат рәвештә тартып алу дигән сүз түгел әле. Хуҗаларга билгеләнгән тәртиптә хокук бозуларны бетерергә мөмкинлек булачак.