Зур Сәрдектә С.Сүнчәләй исемендәге конференция узды
Сәгыйть Сүнчәләй — Зур Сәрдек мәктәбенә нигез салган тарихи шәхес.
6 нчы февраль көнне Зур Сәрдек гимназиясендә С.Сүнчәләй исемендәге VI регионара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстан районнары, Киров өлкәсе, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең төрле мәктәпләреннән яшь тикшеренүчеләр һәм педагоглар, гуманитар юнәлештәге югары уку йортларыннан студентлар чыгыш ясады. Экспертлар ролендә Кукмара муниципаль районы Мәгариф идарәсе методистлары, Кукмара мәктәпләренең әйдәп баручы укытучылары һәм Нократ Аланы районыннан килгән вәкилләр катнашты. Фәнни бәйрәмгә гимназиянең элеккеге укучылары – исемнәре илкүләмендә билгеле шәхесләр – Чулпан һәм Фираз Харисовлар, Маһинур һәм Габделхәй Сәмигуллиннар, Динар Шәмсетдинов кунак итеп чакырылган иде.
Чара оригиналь эшләр, тере аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булды.
Конференциянең максаты – С.Сүнчәләйнең исемен популярлаштыру, туган телне һәм мәдәни мирасны саклау, фәнгә кызыксыну тәрбияләү. Ул Г.Тукай әсәрен сәхнәләштерү белән башланды, җитәкчеләрнең хәер-фатихасы, кунакларның сәламләү сүзләре, секцияләрдә чыгыш ясау һәм мастер-класслар белән дәвам итте. Конференциягә 10 район һәм 4 шәһәрдән барлыгы 200 дән артык эш килде, икенче турга узганнары 8 төрле юнәлештәге мәйданчыкта тәкъдим ителде. Бигрәк тә укучыларның теория белән генә чикләнмичә, экспериментлар белән үрелеп барган проектлары сокландырды.
Заманга ярашлы, бүгенге мәктәп проблемаларын күздә тотып бирелгән осталык дәресләре дә игътибарга лаек иде.
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы конференциядә Зур Сәрдек мәктәбенә нигез салган тарихи шәхес Сәгыйть Сүнчәләйгә дә зур урын бирелде. Тел галиме, профессор Ф.Харисов чыгышы чараның эчтәлеген тоемларга ярдәм итте.
“Безнең тарих Сүнчәләйдән башлана...” исемле фәнни эш, укучыларның Зур Сәрдек җирлеге, Ватан геройлары белән бәйле проектлары катнашучыларның милләтпәрвәрлеген тагын бер кат раслады.
Жюри әгъзалары чыгышларны объектив бәяләделәр дип ышанып әйтә алабыз: җиңүчеләр арасында төрле мәктәп укучылары, төрле район педагоглары булуы – моның ачык мисалы. Бу үз чиратында конференциянең дәрәҗәсен арттыра, катнашучыларга алга таба да стимул бирә.
Фәнни-гамәли конференция укучыга үзен галим ролендә сынап карарга, яңа танышлар, фикердәшләр табарга ярдәм итсә, педагогларга һөнәри яктан үсү мөмкинлеге тудыра. Кайчандыр гимназия коллективы башлап җибәргән изге эш дәвам итә диясе килә.
Чулпан Гасимова, Роза Мөбарәкова,
гимназия директорының укыту эшләре буенча урынбасарлары.


