Ләйлә Дәүләтова ире белән аерылышуының сәбәпләре турында сөйләде

Ләйлә Дәүләтова ире белән аерылышуының сәбәпләре турында сөйләде

Шагыйрә, телевидение тапшыруларын алып баручы, популяр җырлар авторы Ләйлә Дәүләтова “Китап” радиосының “И язмыш, язмыш” тапшыруында ире белән аерылышуының сәбәпләре турында сөйләгән.

– Дини кеше ул. Күрәсең, миңа гашыйк булып, хисләрем белән бераз уйнап алырга теләгәндер. Гадәттә, кешеләр очрашып кына йөри, ә дини кешеләр никахлашып өйләнешә. Соңрак, чын йөзен яшерү өчен, кайберәүләрнең бизнеста, шәхси тормышта диннән файдалануларын аңладым. Дини кешеләргә таянырга мөмкин, дип уйлый идём мин. Ир туганнарыма да, аның кебек булыгыз, дип гел әйтә килдем. Барысын уртага салып сөйләшеп, аерылышканнан соң да бик авыр булды. Барысын да биредә сөйли алмыйм. Гүя йөрәккә берьюлы 5-6 пычак белән кададылар, – дип үпкә-сагышлары белән уртаклашкан Ләйлә Дәүләтова.

Шагыйрә 2023 елда икенче тапкыр кияүгә чыккан. Узган елда ире белән аерылышуы турында мәгълүм булды. Ләйләнең беренче никахтан кызы бар.