Иске Әнәле авылында Авыл көне узды

Иске Әнәле авылында Авыл көне узды

Иске Әнәле авылында Авыл көне узды

Иске Әнәле авылының авыл башындагы матур мәйданчыгы олысын-кечесен бәйрәмгә җыйды.

Мәйданнан җыр-моң агылды, сәүдә нокталары эшләде, уен мәйданчыклары оештырылды. Бизәлгән атка утырган гурмунчылар, авылның ак яулыклы апалары мәйдан буйлап “Авыл көен” җырлап әйләнде. Әлеге күренеш белән алар махсус хәрби операциядәге егетләргә сәлам юллап, исән-сау, җиңү белән кайтуларын теләде.

Авыл көнендә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.

“Бәйрәм бик матур башланды. Авыл ул – илебезнең нигезе. Авылларыбыз көчле, бердәм булганда гына, Илебезнең киләчәге зур. Безнең көч – безнең бердәмлектә. Киләчәктә дә бердәм булып, нәтиҗәләргә ирешеп яшәргә язсын”, — ди ул.

Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина Авыл көненең һәр ел саен дәвам итәчәген белдерде. Әлегә кадәр авылда Сабан туе 10 ел элек узган булган.

Ат чабышы, көрәш, халык уеннары, хәрәкәтле уеннар берсен-берсе дәвам итте. Бер читтә пылау пеште, чәйләр кайнады. Бар мәйдан бер булып бәйрәм итте. Ат чабышында беренче урынны Иске Йомралыдан Дамир Саттаров алды. Көрәштә батыр булып яшьләр арасында Айрат Ярмөхәммәтов, олылар арасында Свияжный егете Раил Фәсхетдинов калды.