Чаллыда бер фатирда газ шартлады
Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.
Чаллыда, яңа шәһәрнең 11/09 йортында газ шартлады.
Якынча мәгълүматлар буенча, бер фатирда 50 яшьлек хатын-кыз тәмәке кабызган, шуннан соң шартлау булган.
Хатын-кызның бите һәм тәне пешкән. Аны ашыгыч ярдәм хезмәте БСМПга алып киткән.
Йортта газ бирү туктатылган.
Подъездда яшәүчеләргә зыян килмәгән.
Фаҗига урынында гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы һәм газ хезмәте вәкилләре эшли. Алар шартлауның сәбәпләрен тикшерә.

