Чаллы янында яшүсмер питбайкта юл һәлакәтенә эләккән
Төнлә Чаллы янындагы Иске Ерыклы авылында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария Дуслык урамы чатында теркәлгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 15 яшьлек яшүсмер питбайк белән барганда аңа Renault Clio автомобиле бәрелгән. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителүенчә, балигъ булмаган йөртүченең транспорт чарасын идарә итү хокукы булмаган.
Фаразлар буенча, автомобиль йөртүчесе сулга борылганда каршыдан килгән питбайкны үткәрмәгән.
Бәрелү нәтиҗәсендә яшүсмерне баш мие селкенүе һәм баш мие җәрәхәте шикләре, шулай ук тән җәрәхәтләре һәм тезендәге яра белән хастаханәгә озатканнар.
Юл һәлакәтенең барлык шартларын Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклый.
