Апаста имамнарның киңәйтелгән утырышы узды

Апаста имамнарның киңәйтелгән утырышы узды

Апаста имамнарның киңәйтелгән утырышы узды

Апасның “Мирас” пансионатында район имамнарының киңәйтелгән утырышы узды.

(23 июль, “Апастово-информ”).

Чарада район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Ярдәм” фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам хәзрәт Исмәгыйлев, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Марданшин, көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Буа мәдрәсәсе мөдире һәм Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, шулай ук Апас районы имамнары катнашты.

Утырыш барышында мөхтәсибәтнең июнь-июль айларында башкарылган эшләренә нәтиҗә ясалды, алдагы август-сентябрь айларына билгеләнгән бурычлар каралды. Моннан тыш, көньяк-көнбатыш казыятенә караган мөхтәсибәтләрнең киләчәк эшчәнлеге, хезмәттәшлекне ныгыту һәм үзара ярдәмләшү мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.

Чара ахырында җыелышны оештыруда ярдәм күрсәткән “Ярдәм” фонды җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә, “Мирас” үзәге коллективына, шулай ук киңәшмәдә катнашкан барлык имам-хәзрәтләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.