Казан укучысы чит илдә үткән олимпиадада көмеш медаль яулаган
Romanian Master of Mathematics халыкара олимпиадасының 17 нче сезоны нәтиҗәләре Бухарестта игълан ителгән.
Әлеге турнир — дөньяның иң көчле яшь математикларын җыя торган абруйлы ярышларның берсе.
Россия командасы өчен бу олимпиада International Mathematical Olympiad (IMO) алдына сайлап алу этапларының мөһим баскычы булып тора. Катнашучылар биремнәрне «Сириус» белем бирү үзәге базасында дистанцион форматта үтәгән.
Казанның 2 нче лицей-интернат укучысы Максим Большаков көмеш медальгә лаек булган. Аның нәтиҗәсе югары әзерлек дәрәҗәсен һәм Россия җыелмасында IMO да чыгыш ясау мөмкинлеген раслый. Максим бүгенге көндә халыкара олимпиадага кандидатлар исемлегендә.
Яшь математикны, аның остазларын һәм педагогларын зур уңышы белән котлыйбыз. Алга таба да яңа биеклекләр һәм җиңүләр телибез!


