Татарстанда 1,5 миллион кеше МАХтан файдалана
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүче 1,5 миллион кеше МАХ мессенджерыннан файдалана. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин әйтте.
Министр сүзләренә караганда, сентябрьдән бирле республикада МАХтан файдаланучылар саны ун тапкыр арткан. Ул вакытта теркәлүчеләр саны 150 мең кеше тәшкил иткән.
«1,5 миллион кеше – ул МАХта теркәлүчеләрнең гомуми саны. Мессенджердан даими файдаланучылар 300-400 мең кеше тәшкил итә», – дип тә ачыклык кертте Илья Начвин.

