Гомер көзендә дә сәхнәдә: Кукмарада өлкәннәр бию аша яңа тормыш таба
Кайчандыр сәхнәдән ерак торган апалар бүген инде тамашачы алдында ышанычлы чыгыш ясый.
“Гаилә” илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе – өлкән яшьтәге кешеләрнең актив һәм озын гомерле булуын тәэмин итү.
Аның кысаларында өлкәннәргә физкультура-спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре тудыру, кул эшләре, рәсем сәнгате һәм башка иҗади юнәлешләр буенча мастер-класслар үткәрү каралган. Шулай ук “көмеш” яшьтәгеләр өчен вокал түгәрәкләре, хор коллективлары оештырыла, театр студияләре ачыла.
Проектның “Актив озын гомерлелек” программасы нигезендә районның өлкән буын вәкилләре өчен төрле чаралар уздырыла. Алар арасында бию дәресләре аеруча зур популярлык казана. Шушы көннәрдә район Мәдәният йортында эшләп килүче “Асылъяр” бию коллективы ханымнары белән очрашып, аларның иҗади эшчәнлеге һәм уңышлары турында сөйләштек.
– Мин 28 ел мех фабрикасында сәркатип-машинист булып эшләдем. Аннары ун ел ягулык-майлау станциясендә хезмәт куйдым. 2012 елда лаеклы ялга чыккач, бераз өйдә тордым да, күңелем халык арасына тартыла башлады. Интернет аша “Зилант” спорт мәктәбендә өлкәннәр өчен оештырылган сәламәтлек төркеме турында белдем һәм 2015 елда шунда йөри башладым. Бераздан район Мәдәният йортында да бию төркеме җыюлары турында ишеттем. Анда да үземне сынап карарга булдым. Кызганыч, “таҗ”лы вирус пандемиясе башлангач, шөгыльләр туктатылды. 2023 елда “Асылъяр”ны яңадан торгыздылар. Элеккеге төркемнән өч кенә кеше калган идек, акрынлап унга җыелдык. Җитәкчебез, хореограф Роза Бадышева бар тырышлыгын куеп безне бию серләренә өйрәтә, – ди Илсөяр Борһанова. – Тиздән җиденче дистәне түгәрәкләсәм дә, йөрәк һаман унсигездә. Кышкы чорда иртәнге якта – “Барс-Арена” спорт-сәламәтләндерү комплексында, ә җәен стадионда шөгыльләнәбез, физик күнегүләр ясыйбыз, ә көннең икенче яртысында биюгә киләбез.
Бию дәресләренә башта 25ләп кеше йөргән. Әмма вакыт үтү белән иң тырышлары, сәнгатьнең әлеге төрен чын-чынлап яратканнары гына калып, коллектив ныгый төшкән. Кайчандыр сәхнәдән ерак торган апалар бүген инде тамашачы алдында ышанычлы чыгыш ясый.
– Элек биергә чакырсалар, оялып кына читкә китә идём. Хәзер инде бию дәресләрен көтеп алам. Анда аралашабыз, дөнья хәлләрен сөйләшәбез. Күңелгә дә рәхәт, сәламәтлеккә дә файдалы, – диде Илсөяр ханым.
Биюче өлкәннәр арасында “Калинка”, “Ләйсән” җыр ансамбльләренә йөрүчеләр дә бар. Кукмарадан Венера Абдуллаева һөнәре буенча – укытучы. 15 ел мәгариф системасында эшләгәннән соң, эшмәкәрлеккә кереп китеп, ике дистә елга якын сәүдә белән шөгыльләнгән. Хәзер җыр һәм бию дәресләренә йөри.
– “Асылъяр”га мин 2023 елда килдем. Коллективтагы кызлар да, җитәкчебез дә бик яхшы. Төркемдә төрле халык биюләре өйрәнәбез, фестивальләрдә, милли бәйрәмебез Сабантуйда чыгышлар ясыйбыз, Нократ Аланында узган конкурста да катнаштык. Мине җыр ансамбльләренә дә чакырдылар. Аларда исә рәхәтләнеп җырлыйбыз. Мәдәният-сәнгать юнәлешендәге төркемнәргә йөри башлагач, тормышыма тагын да ямь өстәлде, якты, матур төсләр белән тулыланды, – ди Венера ханым. – Районда өлкән яшьтәгеләр өчен проектлар эшләп килүгә, яңа программаларның гамәлгә керүенә һәм тормышка ашырылуына бик шатмын. Безне төрле чараларга чакыралар, үзебезне кирәкле итеп тоеп яшибез.
Эльвира Сәлахетдинова өч ел элек Кукмарага күченгән. Ул да “Асылъяр” бию төркеменә һәм “Калинка” ансамбленә йөри.
– Район Мәдәният йортында узган концерттан соң, биредә эшләүче кызлар белән таныштым. Алар мине җыр һәм бию төркемнәренә чакырды. 1,5 ел инде бирегә йөрим. Атнага ике тапкыр җыелабыз. Берсендә – җырларга, икенчесендә биергә өйрәнәбез, – ди ул. – Дәресләрне көтеп алабыз, рухи яктан ял итеп кайтабыз.
Хореограф Роза Бадышева да өлкәннәрнең тырышлыкларына соклануын белдерә.
– “Асылъяр”га 56дан 73 яшькә кадәрге ханымнар йөри. Алар һәр биюгә җаваплы карый, элементларны җентекләп өйрәнә. Репертуарда хәрби-патриотик, рус һәм татар халык биюләре бар. Район Мәдәният йорты чыгышлар өчен сәхнә киемнәре дә тектерде, – ди Роза Миргаяз кызы. – Ветераннар арасында оештырылган “Балкыш” республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона сайлап алу этабында катнаштык. Анда “Смуглянка” биюе һәм, “Баламишкин” гармунчылар ансамбле белән берлектә, “тере” музыкага татар халык биюе башкардык.

