Керәшенчә стендап: беренче тапкыр – уңышлы старт!
21 апрель көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә беренче тапкыр керәшенчә «стендап» — «Сөйлә әйдә, Ычтапан» дигән юмор кичәсе булды. «Стендап» яшьләр арасында популяр булган монолог форматындагы комедия жанры.
Мәзәк сөйләп, кеше күңелен күтәрү осталыгы һәркемгә бирелми. Кайвакыт андыйларга карап, оялып утырасың, яшьләрчә әйтсәк, «испанский стыд» тоясың. Тамашачы каршына чыккан стендаперның (юмор остасы) үз-үзенә бик ышануымы икән инде бу, көлдерәм дип, теләсә нәрсә сөйләүчеләре дә аз түгел.
Керәшенчә юмор кичәсе буласын ишеткәч тә, «ничегрәк узар икән» дип уйга калдым. Дөрес, татарча КВНнарга, стендапларга йөргәнем бар, ни икәнен беләм. Җәкәү йортына килеп кергәч тә күзем залга төште. Ияләнгән гадәти зал без яшьләргә ошарлык итеп үзгәртелгән — урындыклар да ярым түгәрәк ясап тезелешкәннәр. Ишектән керүгә уң яктагы стенаны түшәмнән идәнгә кадәр сузылган кызыл пәрдә каплаган, анда «керәшенчә стендап» дип язып куелган, залда тынычлык, рәхәтлек атмосферасы тудыра торган сүрән генә ут.
Юмористлары да нинди бит әле: Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов; алып баручылар Евгений Максимов, Артур Сабиров; «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге активистлары Вадим Шрыков, Дмитрий Баранов; журналист Рәмис Латыйпов; юморист Рәмис Давыдов.
Кичә башланганчы Олег дәдәй белән сүз алыштык. «Минем, гомумән, стендапта чыгыш ясаганым юк. Нәрсә әзерләп килергә дә белмәдем. Тамашачы арасында ике әби мине карарга килгән икән, шунысы сөендерә», — дип көлеп куйды.
Башта сәхнәгә «Крәшеннәр» җыелма КВН командасы юмористлары Вадим Шрыков белән Дмитрий Баранов чыкты. Болар икесе бергә чыккач, точно кызык булачак дип уйлап куйдым. Заманча әйтсәк, «разогрев» ясап, бер-берсеннән шаяртып көлделәр. Тамашачыларга да сүз катып, кемнәр килгәнен барларга да җитештеләр.
Юмористларны Вадим кызыклы итеп, бер-бер артлы чакырып торды. Иң беренчеләрдән булып, Евгений Максимов чыкты. Женяның мондый җирдә беренче чыгыш ясавы икән. Әпчи Женясы үз гаиләсе, керәшен фамилияләре турында сөйләп көлдерде.
Рәмис Давыдов авыл, Бразилия сериаллары турындагы мәзәкләре белән балачакка алып кайтты. Теле-телгә йокмый диләр аның кебекләр турында.
«Хәзер залга «Фастумгель» исе таралачак» дип шаяртып, киләсе юмористны чакыруга, кем икәнен барыбыз да аңлап алдык. Олег Фазылҗанов чыгуга, залдагы ике әбигә карап «килеп каптык, китеп булмый хәзер бу «стенд»тан» дип көлдереп, чыгышын башлады. Чыннан да, Олег дәдәй, юмористлар арасында иң өлкәне иде.
Рәмис Латыйпов — керәшеннәрнең дусты. Керәшен исемнәрен, сүзләрне барлап, видеолар да төшерә. Журналист, укытучы буларак, мәзәкләре дә уку белән бәйле иде. «Турыпочмаклы яулык түгәрәк яулык дип атала. Бу — керәшен геометриясе» дип әйтүе булды, залдагылар авыз ерып көлергә тотынды.
Артур Сабиров та керәшеннәрне үз итә. Чыгышын «Бас әле станокка» җыры белән башлады. Аннары, «рәхәт булып китте» дип мәзәкләрен сөйләде.
«Стендап»ны, Вадим әйтмешли, «гвоздик программы» Дмитрий Баранов тәмамлады. Дөресен әйткәндә, истә калган иң кызыклы чыгышларның берсе булды. Юморы да төрле өлкәгә кагылышлы иде.
Мәзәк сөйләгән тамашачы арасында бүләкләр уйнаттылар. Керәшен язулы кепкага — Елена Грибакова, ә футболкага Владимир Николаев ия булды.
Керәшен яшьләренең төрле юнәлештә проектлары бар. Ә керәшенчә «стендап» — яңа сулыш. «Бәрәкәт» яшьләре бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков шундый яңа проектлар белән яшьләрне кызыксындырып, керәшен дөньясына тарта. Әлеге юнәлештә зур эш алып бара.
Керәшенчә стендапта бөтен әйбер башка иде: зал бизәлеше, публика, атмосфера. Зур-зур залларда чыгыш ясаучы стендаперлар үзләре дә «юмор аңлый торган мондый рәхәт публика сирәк очрый» дигән фикер әйттеләр.
«Татарда юмор юк» диләр, бәхәсләшеп, сүз куертып тормыйм, андыйларга керәшеннекенә килеп карагыз, берсүзсез, ошаячак, дип әйтәм. Зал тулы яшьләр стендаптан соң, бу проект дәвамлы булып, ел да уздырылсын дигән теләк белән таралыштык.


