«Йонның биржа сатуларына кертелүе аның статусын күтәрде»: Йон кайчан керем китерер?

«Йонның биржа сатуларына кертелүе аның статусын күтәрде»: Йон кайчан керем китерер?

«Йонның биржа сатуларына кертелүе аның статусын күтәрде»: Йон кайчан керем китерер?

Апрель аенда Санкт-Петербург биржасында беренче тапкыр сарык йонына сатулар узды. Татарстан бу сатуларда катнашмады, гәрчә республика хуҗалыкларында 188 меңнән артык сарык булса да. Беренчел эшкәртү булмау сәбәпле, безнең чимал көндәшлеккә сәләтсез булып кала, ә республикада йон әзерләү һәм эшкәртү системасы юк диярлек. Ни өчен авыл хуҗалыгында эшләүчеләр йоннан бизнес ясау мөмкинлеген кулдан ычкындыра? Бу сорауга «РТ» хәбәрчесе җавап эзли.

Биржадагы беренче сатуларда унбиштән артык Россия җитештерүчесе һәм эшкәртүчесе катнашты. Беренче лот –Хакасиядән 20 тонна йон – Бурятиядәге Байкал текстиль комбинатына сатылды. Соңгы елларда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу юнәлешкә актив ярдәм күрсәтә башласа да, сатуларга тәкъдим итәрлек товар булмаган.

Мисал өчен, сарык үрчетүчеләргә нәселле сарыклар сатып алу бәясенең 40 проценты кайтарыла (бер башка 12 мең сумга кадәр). Нәселле ана сарыкларны асрау өчен бер башка 30 мең сум күләмендә субсидияләр каралган. Болар барысы да фермерларга нәсел үрчетүгә игътибар итәргә мөмкинлек бирә. Бизнесын нульдән башларга теләүчеләр өчен «Агростартап» программасы эшли: яшь эшмәкәрләрнең – 3 миллион, ә гаилә фермаларының 20 миллион сумга кадәр грант ала мөмкинлеге бар. Моннан тыш, 500 баштан 5 мең башка кадәр сыйдырышлы сарык абзарлары төзү хуплана. Чыгымнарның 30 проценты республика бюджетыннан субсидияләнә.

Шулай да, бу чаралар әлегә сизелерлек нәтиҗә бирми. Совет заманында республикада ярты миллионга якын сарык булса, хәзер алар ике тапкырга азрак.

«Йонны 32 сумнан алалар»

Әгерҗе районының Кичкетаң авылы фермеры Тәлгать Муллануров – чын уңышка ирешкән сарык үрчетүчеләрнең берсе. Унике ел эчендә ул бер тапкыр да дәүләт программаларына мөрәҗәгать итмәгән – документлар тутыру мәшәкате куркыткан.

Фермер татар токымлы сарыклар үрчетә, соңгы 8 елда рентабельлелек тотрыклы рәвештә 50% дәрәҗәсендә саклана. Төп керемне ул нәселле маллар сатудан ала. Ә менә йон һәм тире табышның бер өлешен «ашый» гына икән..

Тәлгать Муллануров исәпләвенчә: аның абзарында 600 сарык бар, бер килограмм нечкә йон җитештерү бәясе – 800 сум тирәсе. Ел саен ул 1,5 тонна йон ала, әмма сату бәяләре түбән булу сәбәпле, 1 миллион сумнан артык зыян күрә.

Кукмара фабрикасы йонның килограммын 32 сумнан ала, әмма аны 200 чакрым ераклыкка үзем илтергә тиешмен. Бу бөтен табышны юкка чыгара. «Татпотребсоюз» да бәяне төшерә. Бүгенге көндә тупас йонга ихтыяҗ юк, фермерларга аны утильләштерү җиңелрәк. Йонның биржа сатуларына кертелүе аның статусын күтәрде. Бу эшмәкәрләрне йонны беренчел эшкәртү заводы төзүгә этәрер, дип өмет итәм. Бу мәсьәләнең бәясе — якынча 200 миллион сум, — ди фермер.

«Сыйфатын яхшыртсаң, йонны 170 сумнан да сатып була»

«Татпотребсоюз»ның әзерләү пунктларын (ТПС), беренче карашка. сүгәргә дә була: йонның килограммы өчен нибары 25 сум тәкъдим итәләр! ТПСның әзерләү идарәсе башлыгы Сиринә Әхмәтова сүзләренчә, мондый бәя сарык үрчетүчеләрне генә түгел, аларның үзләрен да канәгатьләндерми.

Ел саен без халыктан 1,5 мең тонна йон сатып алабыз, аны «Татвойлок»ка һәм Кукмара итек-киез комбинатына тапшырабыз – өстәмә бәя куймыйча, килограммын нәкъ 25 сумнан. Илтеп тапшыру чыгымнарын да үз өстебезгә алабыз. Киров өлкәсе, Башкортстан, Чувашия һәм Оренбургтан сатып алучылар булса – безнең өчен зур уңыш, чөнки алар үзләре килеп ала, – ди ул.

Район кулланучылар җәмгыятьләрен артык чыгымнардан дәүләт ярдәме генә коткарып кала: Авыл хуҗалыгы министрлыгы йон сатып алу чыгымнарының 70 процентын һәм транспорт чыгымнарының бер өлешен каплый. Ләкин бу гына гомуми хәлне үзгәртми. Сиринә Әхмәтова сүзләренчә, эшкәртелмәгән йонга сорау һаман да юк. «Сыйфатын яхшыртсаң, йонны 170 сумнан да сатып булачак. Ә моның өчен беренчел эшкәртү линиясе кирәк, — ди идарә башлыгы.

«Өстәмә субсидияләр бирергә кирәк»

Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров фикеренчә, завод төзү белән генә проблема чишелми.

— Республикада «җитештерүче – эшкәртүче – сатып алучы» чылбыры юк. Бәлки, җитештерүчеләрне, әзерләүчеләрне, эшкәртүчеләрне, шулай ук тегү цехларын берләштергән кластер төзергә кирәктер. Башта пилот районнарда йон һәм тирене ныклап эшкәртү буенча районара кооперативлар челтәрен булдырырга кирәк. Фермерларга йон алу, логистика һәм нечкә йонлы сарыклар үрчетү өчен өстәмә субсидияләр бирергә кирәк. Шул ук вакытта сатып алу бәяләрен ачык итү һәм предприятиеләрдән тотрыклы заказлар булдыру зарур. Йон сыйфатын да арттырырга кирәк. Дагыстан кебек уңышлы төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Бу һәм башка чараларны кертеп, сарыкчылыкны үстерү буенча республика программасы кабул итәргә кирәк, – дип йомгаклады ул сүзен.

Ул үзенең мондый программаны эшләүдә катнашырга әзер булуын белдерде.