Чирмешән Сабан туе: кыр батырына – трактор, баш батырга – квадроцикл
Чирмешәннән механизатор Марсель Нигъмәтуллин бүген бәйрәмнән бүләккә – кечкенә трактор, көрәш батыры Марат Кәримов квадроцикл алып китте.
Бүген Чирмешән Сабан туе үз капкаларын ачты. Республика Рәисе Указы белән язгы кыр эшләре тәмамлануга багышлап уздырылган бу бәйрәм быел да райондашларны һәм кунакларны бергә җыйды.
Күңелебез иркен, йөзебез якты
Ходайның рәхмәте, бүген иртән яңгыр бераз куркытып алса да, нәкъ бәйрәм башланыр алдыннан көн тәмам ачылып китте. Табигатьнең рәхимлелеге киң: күңел ачарга көнен бирде чирмешәнлеләргә.
«Сабан туйларына рәхим итегез!» — бу сүзләр белән тантаналы чара башланды. Күпмиллләтле халкыбызның дус-тату яшәве аларның милли ишегалларында, өйчекләрендә тасвирланган иде. Якташларыбыз кунакларны үз милли ашлары белән сыйлады: нинди генә тәм-томнар пешермәгән осталар?! Монда татарча, русча, чувашча, мордвача җырлар яңгырады. Аш-су осталары, мәдәният хезмәткәрләре метр ярымлы диаметрлы табада, мәйдандагы мичтә быел да биниһая зур бәлеш салган.
Җырлы-биюле тантаналы ачылыш — үзе бер манзара! Мәйданда Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Чирмешән муниципаль районы флаглары күтәрелде. Бу мактаулы миссиягә авыл хуҗалыгы алдынгыларын дәштеләр:
Александр Владмирович Беззубов – “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте тракторчысы.
Марсель Минәхмәт улы Нигъмәтуллин — “БИО-АГРО” җәмгыяте тракторчысы.
Ирина Викторовна Колпакова – «Ильхан» җәмгыятенең ясалма орлыкландыру операторы.
Район башлыгы: «Без көчле, чөнки без бергә»
Хөрмәтле кунакларны һәм чирмешәнлеләрне бәйрәм белән котлау өчен сүз район башлыгы Рамил Айбатовка бирелде.
Ул райондагы авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә быелгы күркәм казанышларыбызны, уздырылган чәчү кампаниясенең уңышлы тәмамлануын атап үтте, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, «Татнефть» генераль директоры Наил Магановка һәм кече нефть компанияләре җитәкчеләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. Район җитәкчесе аерым игътибарны хәрби хезмәт итүчеләргә юллады.
-Бүген безнең күп кенә ир-егетләребез фронтта безнең иминлегебез өчен көрәшә. Алар безнең сау-сәламәт булуыбыз, эшләвебез, бәйрәм итүебез өчен гомерләрен куркыныч астына куялар. Бик зур рәхмәт аларга, бар көчебез – бердәмлектә, — диде Рамил Тәлгать улы.
Кыр батырлары — безнең горурлык!
Сабан туе майданында иң хөрмәтле урын, әлбәттә, игенчеләргә бирелде. Алар — бәйрәмнең чын йөзек кашы. Икмәккә нигез салучы кыр батырлары һәртөрле мактауга лаек. Район игенчеләре язгы кыр эшләрен 40 мең гектарда вакытында, җиренә җиткереп башкарып чыктылар. Басуларны күреп ничек сокланмыйсың?! Дан Сезгә, механизаторлар, машина йөртүчеләр, белгечләр, кыр эшләренә үз өлешләрен кертүчеләр!
Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән чирмешәнлеләргә, бәйрәмдә катнашучы кунакларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт Советы депуталары Хафиз Миргалимов, Мәкъсүм Сәлахов та котлауларын ирештерделәр.
Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү — һәрбер Сабантуйның иң күркәм мизгеледер. Район башлыгы һәм кунаклар Чирмешән хезмәтчәннәренә Дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнделәр:
Александр Владимирович Беззубов — «ЧИРМЕШӘНАГРО» тракторчысы.
Ирек Фатхелгян улы Назыйров — «ЧИРМЕШӘНАГРО» баш инженеры.
Гөлия Таһирҗан кызы Зайцева — «ЧИРМЕШӘНАГРО» бухгалтеры.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Рәхмәте белән:
Рәдиф Рафик улы Гайнуллин — «БИО-АГРО» агрономы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән:
Рәмис Талип улы Нигъмәтуллин — «БИО-АГРО» тракторчысы.
Нәгыйм Сәгыйт улы Мөхәммәтҗанов - «ИЛЬХАН» җәмгыте терлекчесе.
Борис Ильич Никитин — «Сөлчә» механизаторы..
Илшат Әгзаметдин улы Кадермиев - «Андреевка» директоры.
Ралия Госман кызы Галяутдинова — «ЧИРМЕШӘНАГРО» баш бухгалтеры.
«Кыр батыры – 2026»: Марсель Нигъмәтуллин
Быелгы Сабан туеның иң көтелгән мизгеле — «Кыр батыры» номинациясендә җиңүчене игълан итү иде.
Төп бүләкне — яңа «РУСТРАК» (RUSTRAK) мини-тракторын (БИО-АГРО” җәмгыяте бүләге) Марсель Минәхмәт улы Нигъмәтуллин («БИО-АГРО» җәмгыятеннән) алды.
Марсель Минәхмәт улын халык алкышлап каршы алды.
-Тумышым белән Иске Үтәмештән, хәзер Чирмешәндә яшим. Күбрәк гел егәрле зур тракторларда эшләдем. Быел язгы кыр эшләрендә әүвәл тырмага чыктым, аннан соң көнбагыш чәчтем, хезмәтемне шулай югары бәяләүләре өчен бик зур рәхмәт — ди егерме елдан күбрәк стажлы механизатор.
Язгы чәчү эшләре йомгаклары буенча алдынгы механизаторларны, машина йөртүчеләрне һәм белгечләрне акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр. Исемлектә — иң тырыш хезмәт ияләре.
Гаилә бәйрәме: 50 ел бергә, яшьләр һәм яңа туган бала
Районда гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итү — матур традиция. Сабан туе сәхнәсенә күркәм гаиләләрне дәштеләр.
Нурислам Ильяс улы һәм Рәшидә Гариф кызы Гатиннар (Чирмешән) 50 еллык алтын туйларын үткәргәннәр.
Илья һәм Виолетта Ильдиряковлар (Яңа Элмәле) гаиләсе дүртенче бала — Валерия туу уңаеннан 30 мең сумлык сертификатка ия.
Ришат һәм Әлфия Мортазиннар (Туймәт авылы) — быелгы иң яшь гаилә алар. 16 майда никахларын теркәгән яшьләргә дә чәчәкләр, бүләкләр биреп алкышладык.
Ватан сакчылары — зур, кадерле кунак
Сабан туенда махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләребезне дә онытмадылар. Аларны танып, кул чабып каршы алдылар: Владислав Митякин (Иске Котыш), Алексей Герасимов (Әккәрәй), Марат Сәйфетдинов (Бәркәтә), Алексей Моляков ((Лагерка), Халит Минһаҗев (Кармыш), Фәрит Дәүләтшин (Чирмешән).
Уйнамагач та, көлмәгәч...
Тантаналы чаралардан соң бөтен халык игътибары мәйдан уртасына юнәлде. Уеннарсыз нинди Сабан туе булсын. Олысы-кечесе милли уеннарда катнашты: сулы чиләкле көянтә асып йөгерде, чүлмәк ватты, катыктан тәңкә эзләде, капчык киеп сикерде, капчык белән бүрәнәдә көч сынашты, шома колгага менде, йомырка куелган кашык кабып йөгерде, кул көрәштерде...
Һәр уен уен-көлке белән бара. Читтән карап торганнар елмаеп ни буласын күзәтә, ә уеннарда катнашучыларның җиңеләсе килми. Бүләк алуы бик күңелле бит. Үз күңеллэрен күреп, уеннарда катнашып, гөрләтеп бәйрәм итүчеләргә сокланырлык.
Атлар килә, юл бирегез!
Сабан туеның элеккедән калган матур бизәге — ул атлар чабышы. Бу елны да ярыш озакка истә калырлык кызыклы да, мавыктыргыч та итеп оештырылган иде. “Аударыш” шулай ук үз тамашачыларын җыйды, бу хакта җентекләбрәк язарыбыз әле.
Батырларларның батыры
Ат чабышыннан соң сабан бәйрәменең иң күп тамашачысын җыйган тагын бер урыны — көрәш мәйданы. Башка уен-бәйгеләр тәмамланып, мәйданда халык шактый әзәйгәннән соң да, милли көрәш сөючеләр, бар дөньяларын онытып, бил алышучыларны күзәтә, алар өчен җан ата, көч бирә. Быел келәмдә олылар төркемендә кырыклап көрәшче бил алышты. Саллы көрәшчеләр, шулай да араларыннан быелгы Сабан туенда иң остасы быел да, ул былтыр да абсолют батыр иде, Марат Кәримов булып чыкты. Аны симез тәкә һәм квадроцикл (анысын “Зузеевнефть биргән) белән бүләкләделәр. Туймәт егете, Әлмәттә яшәүче Марат абсолют батыр өчен Түбән Кама шәһәреннән Рафаэль Кәлимуллин белән бил алышты. Якташыбызның бездәге район Сабан туйларында алтынчы тапкыр баш батыр булып калуы.
Алар бәйрәм бизи
Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, мондый саллы бәйрәмне оештыру бинихая күп көч, хезмәт, иҗат фантазиясе таләп итә. Шуңа күрә, бәйрәмгә әзерлек әллә ничә ай алдан башланды. Сабан туе мәйданнарын дистәләрчә якташыбыз өмәләр үткәреп, стадион мәйданнарын тәртипкә китерде. Җыештырдылар, буядылар, кыскасы, килгән кунаклар өчен бәйрәмне истә калдырырлык итәргә тырышты һәркем. Аш-су осталары үзләренчә сый-хөрмәт күрсәтте. Балалар, артистларыбыз катнашындагы катнашында бәйрәмне ачу тантанасы гына ни тора?! Бик зур рәхмәт барысына да.

