Мәгариф министрлыгы укытучыларның махсус статусын ныгытучы указ кабул итүне көтә

Мәгариф министрлыгы укытучыларның махсус статусын ныгытучы указ кабул итүне көтә

Россия Мәгариф министрлыгы якын арада педагогларның махсус статусын һәм иҗтимагый әһәмиятен ныгытучы указ имзаланыр, дип өметләнә. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов Төньяк-Сахалинда «Россия – Моя история» паркы мәйданчыгында Сахалин өлкәсе укытучылары белән очрашу вакытында белдерде, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».

Министр сүзләренчә, әлеге документ педагогларның махсус статусын, аларның һөнәри үсеше өчен гарантияләрне, шулай ук укытучыларны аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә янарга мөмкин булган куркынычлардан яклау чараларын ныгытырга тиеш.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясенең укытучыларга махсус статус бирү турындагы инициативасын хуплады.

Related Articles