Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына яңа баш федераль инспекторны тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына яңа баш федераль инспекторны тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә республика буенча яңа баш федераль инспектор Айрат Әхмәтшинны тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Башта республиканың көч структуралары җитәкчеләре белән очрашу булды, аннары аны Татарстан Министрлар Кабинеты алдында тәкъдим иттеләр.

«Без барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек итәчәкбез. Айрат Сәет улы республиканы бик яхшы белә: монда туган, укыган, үскән, аннары ике субъектта җаваплы вазифаларда эшләгән, һәм хәзер аңа зур ышаныч күрсәтелде – ул Татарстан буенча баш федераль инспектор итеп билгеләнде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәдә.

Аның сүзләренчә, республиканың икътисади үсешен һәм гражданнарның тормыш сыйфатын тәэмин итү, шулай ук махсус хәрби операция белән бәйле максатларга ирешү төп уртак бурычлар булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related Articles