Лениногорскида яңа туган балаларга сирәк очрый торган исемнәр кушканнар
Балага исем кушу – җаваплы эш.
Исем һәр кешенең тормышында гаять зур роль уйный. Безнең исемнәр безне гаиләбез, дусларыбыз һәм танышларыбыз, кече Ватаныбыз белән бәйли.
Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, 2026 елның беренче аенда туган балалар арасында иң популяр исемнәр – Тимур һәм Артём.
Шулай ук гыйнвар аенда Руслан, Александр, Назар, Дмитрий, Илья, Данияр, Инсаф исемле малайлар туган.
Кызларга Кира, Ульяна, Айлин, Есения, Адилә, Аделия, Мәрьям, Илүзә, Рената, Ева, Амелия, Эмилия, Яна, Алина исемнәре кушканнар.
Бу елда шулай ук сирәк очрый торган исемнәр кушучы гаиләләр дә бар: Теона, Хафиза, Рэна, Кая, Оливия, Мансияхон һәм Айсар.
фото: татар-информ

