Азалак җирлеге җыены күтәренке рухта узды

Азалак җирлеге җыены күтәренке рухта узды

Азалак җирлеге җыены күтәренке рухта узды

Авыл мәдәният йортында узган җыенга килүчеләрне төрле милләт костюмнарыннан кызлар һәм егетләр ипи-тоз белән каршы алдылар.

Фойеда оештырылган күргәзмә дә патриотик темага багышланган иде. Авыл уңганнарының кул эшләре дә аны бизәде. Җыен барышында һәр чыгыш ясаучыны аерым музыка белән сәламләп сүз бирделәр. Бу үзгә бер төсмер бирде, халык җыелышын бәйрәм итеп кабул итәргә мөмкинлек тудырды.

Беренче булып җирлек башлыгы Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. Ул отчет периодында авылларда башкарылган эшләргә тукталды, агымдагысында башкарыласылары белән таныштырды. Аннан “Нөркәй” агрофирмасы идарәчесе Хәлил Шәйхразыевка сүз бирелде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Рөстәм Гарипов – янгын куркынычсызлыгы, участок инспекторы Гөлназ Сәгъдәтова криминоген торыш белән таныштырдылар. Җыенга йомгакны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева ясады. Соңыннан сораулар, бүләкләүләр булды.