Муниципалитетларда җәмәгать транспорты: цифрлы трансформация

Муниципалитетларда җәмәгать транспорты: цифрлы трансформация

Бүген Чаллы шәһәрендә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитетларының уртак күчмә утырышы узды,.

Анда парламентарийлар республика транспорт системасын цифрлы трансформацияләү, тармак өчен ИТ-кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, эшкуарлык һәм җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешләп төзүдә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.

Утырыш башланганчы парламентарийлар «Шәһәр транспорты» муниципаль унитар предприятиесендә булдылар һәм Чаллы шәһәрендә җәмәгать транспорты эшен оештыру белән таныштылар. Монда кертелгән модельнең үзенчәлеге автобус һәм трамвай паркларын үзәкләштерелгән диспетчерлык хезмәте белән бердәм структурага берләштерүдә. Предприятие паркында 217 автобус һәм 100 трамвай бар. Транспорт паркы КаМАЗ заводында җитештерелгән заманча НеФАЗ автобуслары белән комплектланган. Предприятиедә билгеләп үтүләренчә, трамвай хуҗалыгы, үз чиратында, яңартуны таләп итә: хәрәкәт итүче составның тузуы 65-70% ка җитә, вагоннарның шактый өлеше норматив хезмәт итү срогын эшләгән һәм искергән дип танылган. Бу проблеманы хәл итү өчен трамвай паркын модернизацияләү процедурасы башланган. Ел ахырына кадәр предприятие 11 яңа трамвай сатып алырга планлаштыра. Шәһәрдә «Шәһәр транспорты» мобиль кушымтасы эшли башлаган. Сервис пассажирларга автобуслар, трамвайлар хәрәкәтен реаль вакыт режимында күзәтергә, шулай ук транспортның тукталышка килү вакытын фаразларга мөмкинлек бирә. Шул ук мәгълүматлар шәһәрнең тукталыш пунктларында урнаштырылган электрон мәгълүмат таблоларына автомат рәвештә трансляцияләнә.

«Бу модельнең төп элементлары транспорт предприятиеләрен берләштерү һәм уникаль технологик чишелешләр белән үз диспетчер системасын кертү булды, – дип белдерде Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров журналистлар белән аралашканда. – Безнең максат — Чаллы эксперименты барышында ясалган хаталарны һәм нәтиҗәләрне исәпкә алу, әлеге практиканы алга таба тиражлау вакытында аларны булдырмау».

«Предприятие техниканы ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен куәтле мобиль база булдырган, шулай ук хезмәткәрләр өчен заманча хезмәт шартлары тудырылган, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов. – Яңа инженерлык чишелешләрен кертү нәтиҗәлелекнең күп тапкырлар үсүенә китергән: оператор-диспетчерлар штаты, бер үк вакытта йөк ташуны контрольдә тотуны да кертеп, йөзләгән транспорт берәмлеген мониторинглаганда нибары ике кешегә калдырылган. Заманча система автобус һәм трамвай салоннарының тулуын, хәрәкәт графигының үтәлешен, маршрутлардан тайпылуларын һәм машина йөртүчеләрнең тизлек режимын бозуларын күзәтеп тора. Бу технологик якын килү масштаблаштыру өчен зур кызыксыну уята».

Автошәһәр мэриясендә узган Дәүләт Советы комитетларының уртак утырышында Яр Чаллыда шәһәр транспорты эшен оештыру тәҗрибәсе һәм гомумән республиканың транспорт системасын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республиканың автобус паркы 1800 берәмлектән артып китә. Көн саен маршрутларга 500 гә якын трамвай, троллейбус һәм электробус чыга. Республика башкаласының транспорт системасы метрополитен белән тулыландырылган. Тимер юл элемтәсе турында сөйләгәндә, транспорт министры билгеләп үткәнчә, шәһәр яны ташуларын «Ласточка» сериясендәге 38 заманча электропоезд тәэмин итә. Республика белән авиаэлемтә 60 эчке һәм 34 халыкара юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Су транспорты буенча пассажир навигациясе 23 суднодан торган флот тарафыннан алып барыла.

Җәмәгать транспортының җәлеп итүчәнлеген арттыру турында сөйләгәндә, Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, төп бурыч — республика буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенең уңайлылыгын һәм даимилеген арттыру. «Чаллыда моңа ирешелгән, автобус һәм трамвай идарәләрен берләштерү буенча дөрес карарлар кабул ителгән», – диде ул.

Аның әйтүенчә, җәяүлеләр хәрәкәтен уңайлы итү, республика муниципалитетларында төзекләндерелгән тротуарлар һәм тукталыш пунктлары да актуаль мәсьәлә. Моннан тыш, зур шәһәрләрдә электр транспорты – трамвай хәрәкәтенең тизлеген арттыру мөһим.

Транспорт министры республика территориясендә бердәм билет технологиясен кертү планнары турында хәбәр итте. Әлеге проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасында пассажирлар йөртүнең бердәм операторы төзелгәннән соң башланачак. Юл йөрү билетлары өчен түләү платформасын интеграцияләүгә аерым игътибар биреләчәк.

Тармакны цифрлаштыру турында сөйләгәндә, министр билгеләп үткәнчә, республикада транспортны җиһазландыру мониторингы системалы нигездә алып барыла. Шул ук вакытта өч база күрсәткече исәпкә алына — юл йөрү өчен карталар белән түләүне кертү, ГЛОНАСС спутник навигациясе һәм валидаторлар урнаштыру – болар барысы да республикада инде берничә ел дәвамында уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Әлеге параметрлар буенча Татарстан Россиядә алдынгы урыннарда тора.

Фәрит Хәнифов җәмәгать транспортының барлык төрләрен пассажирлар агымын исәпләү датчиклары белән йөз процент тәэмин итүне хәзерге этапта транспорт системасын цифрлаштыруның төп бурычы дип атады. «Республикада транспорт тармагын цифрлаштыру өлешендә масштаблы эш көтелә. Бүгенге көндә максатчан күрсәткечләргә ике муниципалитет кына ирешкән: Яшел Үзән районы (80%) һәм Чаллы (100%). Татарстан буенча тиражлау өчен нигез итеп Яр Чаллыда гамәлгә ашырылган модель кабул ителәчәк, аны эшләү белән безнең профильле белгечләр шөгыльләнде», – дип белдерде Фәрит Хәнифов.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу барышында депутатлар транспорт тармагының кадрлар белән тәэмин ителеше белән кызыксындылар. Министр Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда Казанда белгечләргә кытлык күзәтелә, кытлык 30% тан артып китә. Кадрлар кытлыгы шартларында юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системаларына күчү мөмкинлеге карала. Әмма, министр әйтүенчә, мондый карарның җитди җитешсезлеге бар – түләүләр җыю кимү куркынычы.

Депутатларның автомагистральләр һәм югары тизлекле линияләр төзү турындагы соравына җавап биреп, Фәрит Хәнифов Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында югары тизлекле магистраль төзелешенең актив темплар белән баруын билгеләп үтте. Ул трассаны Казанга таба озайту өчен кирәкле барлык рөхсәтләрнең алынуын раслады. Проект челтәрне илнең көнчыгышына киңәйтү перспективасы белән Мәскәү – Түбән Новгород – Казан юнәлеше буенча маршрутны алга таба үстерүне күздә тота.

Фикер алышуга йомгак ясап, Рәгать Хөсәенов җәмәгать транспортының һәр муниципалитет тормышында төп роль уйнавын ассызыклады. «Бу халыкның мобильлеген тәэмин итү ысулы гына түгел, ә шәһәрнең үсеше һәм халыкның тормыш сыйфаты күрсәткече дә», – дип йомгаклады ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Related Articles