Татарстанда үзмәшгульләр саны 500 мең кешегә җиткән
Татарстанда 485 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова әйтте.
«Татарстанда 485 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. 2026 ел башы белән чагыштырганда, аларның саны 38,2 мең кешегә, ягъни 8,6 процентка арткан», – диде ул.
Наталья Кондратова сүзләренә караганда, Татарстан ил күләмендә үзмәшгульләр саны буенча әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. «Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, республикада аларның саны 85 мең кешегә, ягъни 20 процентка арткан», – дип белдерде министрның беренче урынбасары.
