ЦУМда «Су кызы Әйлә» әкиятен тәкъдим итү булачак
22 августта Казан ЦУМында рәссам Лилия Гәрәеваның «Су кызы Әйлә» әкиятен тәкъдим итү узачак. Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Әсәр татар мифологиясе – Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте нигезендә язылган.
Лилия Гәрәева әдәбият, иллюстрация һәм заманча декоратив-гамәли сәнгать юнәлешләренең барысын да колачлап эшли. Ул, әкиятләр язып, әсәрләрен үзенең балачак хатирәләре, төшләре һәм фантазияләре нигезендә, татар мәдәнияте һәм традицион стилистика аша иллюстрацияли.
Лилиянең иҗатында иллюстрацияләрне тукымага күчерү аерым урын алып тора. Аның сәнгать дәрәҗәсендә эшләнгән шундый иҗат җимешләре “Урманай” бренды коллекцияләренең ((яулыклар, кием-салым, аксессуарлар һәм башка эшләнмәләр) нигезен тәшкил итә.
«Су кызы Әйлә» – авторның күңеленә аеруча якын хезмәт. Аны ул ел ярым дәвамында иҗат иткән. Әкиятнең нигезендә Лилиянең балачак хыялы – әкияттәге Су анасы белән дуслашу хыялы ята.
«Балачакта мин кайчан да булса Су анасы белән дуслаша алырмын дигән уй белән яшәдем. Бу образ мине һәрвакыт үзенә тартты һәм дулкынландырды. Еллар узгач, балачак хыялыма кайтып, Әйлә исемле кыз турында, аның эчке дөньясы һәм кечкенәдән үк күңелемә якын булган мифологик образ белән очрашу турында язарга булдым», – ди Лилия Гәрәева.
Яңа әкияттә татар мифологиясенең барыбызга да таныш образы яңача гәүдәләндерелгән. Автор фольклорга үз фантазиясен өстәп, бер үк вакытта балаларга да, балачак хыялларын хәтерләп, аларда илһам чыганагы күрә белүче олыларга да ошый торган сюжет булдырган.
Тәкъдим итү чарасында Лилия әкиятне иҗат итү тарихы турында сөйләячәк, а иллюстрацияләрен күрсәтәчәк һәм китапны эшләү серләре белән, әкиятнең сәнгати дөньясы белән уртаклашачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

