Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргән 11 пациент хастаханәдән чыгарылды

Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргән 11 пациент хастаханәдән чыгарылды

10 августта Түбән Камада булган БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргән 11 пациент бүген Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсеннән чыгарылды.

Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте. Табиблар чыгарылган пациентларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Алга таба алар амбулатор шартларда медицина хезмәткәрләре күзәтүендә булачак.

Хәзерге вакытта НЦРМБ стационарында тагын 12 пациент дәвалануын дәвам итә.

10 августтагы һөҗүмнән соң хастаханәгә дистәләрчә зыян күрүче китерелгән иде. Аларның күбесенең яралары авыр булмаган, табиблар ашыгыч ярдәм күрсәтеп, дәвалауны контрольдә тота.