Рөстәм Миңнеханов Кытайның Ухань шәһәрендәге совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Ухань шәһәрендәге совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре вакытында Ухань шәһәрендәге совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

1937 елда башланган кытай-япон сугышы барган вакытта совет хөкүмәте Кытайга ярдәм күрсәтә. Өч елда оборона өчен 1 285 самолёт җибәрелә. 214 ирекле совет хезмәткәре, очучы һәм техниклар Кытайда туганнар каберлегендә җирләнгән.

Сугышчыларга монумент Ханькоу шәһәр районындагы «Азатлык» паркында урнашкан.

Related Articles