Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады

Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Безнең республика үзенең муниципалитетлары белән көчле. Нәтиҗәле җирле үзидарә – Татарстанның гармонияле үсешенең нигезе», – дип язды ТР Рәисе үзенең MAX каналында, котлау видеосы урнаштырып.

«Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре, эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, җаваплылыгыгыз һәм ихлас күңелдән Татарстанны тагын да уңайлырак һәм чәчәк атучы итәргә омтылуыгыз өчен рәхмәт. Ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм республикабыз хакына яңа казанышлар телим!» – дип язган ТР Рәисе.

Related Articles