Әлфинә Әзһәмова: «Шәхси тормышымны күрсәтмәгәч, яшәве тынычрак»
Җырчы Әлфинә Әзһәмова ни өчен шәхси тормышы турында сөйләми? Нигә “Онытмаган” җырын нәкъ менә Элвин Грей белән дуэтта башкарырга булган? Элвин Грей аңа нинди бүләк ясаган? Бу сорауларга җавап эстраданың иң серле җырчысы белән әңгәмәдә.
Әлфинә апа, бу көннәрдә, сез — болай да популяр җырчының популярлыгы тагын бер башка югарырак күтәрелде сыман. Сезнең «Онытмаган» җыры яңа яңгырашта, яңа сулыш белән дөнья күрде. Сезнең бу җырыгызны сораучылар күп булгандыр. Ни өчен аны Элвин Грей белән башкарырга булдыгыз?
Әлеге җырымны нәкъ менә Элвин Грейның минем белән җырлыйсы килде бит. Ул минем яраткан җырчыларымның берсе. Мин Элвин Грейны инде күптәннән, әле малай чагыннан ук беләм.
Ул бу хакта инде күптән уйлап йөргән. «Риза булырмы икән дип кенә шалтыраттым», — диде. «Дуэтта җырлыйк», – дигәч, мин инде каршы килмәдем. Ул әлеге җырны сольный концертларында да башкара. Ул – үз тамашачысына, мин үземнекеләргә җырлыйм. Моның бернәрсәсе дә юк.
Элвин Грей татар-башкорт эстрадасында революция ясаган кеше. Яшьләр арасында шундый җырчы килеп чыксын дип көткән идём. Ул концертларын оештыру дәрәҗәсе буенча да беренче урында тора. Мәскәү дизайнерлары белән киенә, җырлары, көйләре, аранжировкалары бик матур. Миңа Элвин Грейның стиле дә бик ошый.
Әлеге дуэтта сез бөтенләй башка. Җырның яңгырашы да, образыгыз да. Халык кабул итәрме дигән борчылу хисләре булмадымы?
Мин, гомумән, бернәрсәгә дә борчылмыйм. Кабул иткән кеше кабул итә, итмәячәге, әллә ничек итеп җырласаң да, нәрсә киеп чыксаң да, кабул итми инде ул. Минем үземне яраткан тамашачым бар, шуңа күрә борчылу хисләрем булмады. Кемдер, әлбәттә, оригиналында башкаруымны сорый. Моны аңлап та була инде, әлеге җыр кешеләргә үткәннәрен, балачакларын хәтерләтә. Ләкин яшьләр заманча версиясен дә яраталар. Кем кайсын тели, шул версиясен тыңлый, бернинди тыюлар да юк.
Элвин Грейга образларны Мәскәү дизайнерлары тегә дисез, ә дуэт өчен күлмәкне сезгә үзебезнекеләр тектеме?
Радик, концертында чыгыш ясарга тәкдим иткәч: «Элекке күлмәкләремне киясем килмәгән иде. Яңа күлмәк тектерергә җитешә алмам инде», — дидем. «Кайгырма, Әлфинә апай, үзебез тектерәбез», – дип тынычландырды. Радик ул Надежда Бабкина, Лариса Долина, Филипп Киркоров, Лолита кебек бик күп Россия эстрадасы йолдызларын киендерә торган Игорь Гуляев белән эшли. Үлчәмнәремне җибәрдем дә, Игорь Гуляев миңа да күлмәк тегеп җибәргән. Әлбәттә, андый танылган дизайнерларда күлмәк тектерү очсыз түгелдер. Тик Радик бәясен әйтеп тормады: «Миннән сезгә бүләк», – диде.
Әлфинә апа, әңгәмәгә чакырганда: «Өйдә торганым да юк», – дидегез. Трендта булу, җырларны яңарту белән тормышыгыз тагын да тулыланып киткәндер, вакыйгаларга байдыр, әйеме?
Дөресен әйткәндә, без бу «Онытмаган» җырын шундый киң яңгыраш алыр дип уйламаган идек. Җыр былтыр 2025 елның башында социаль челтәрләрдә популярлашты. Миңа әллә кайлардан видеолар җибәрә башладылар. «Безгә дә килегез әле», – дип, Калифорния, Кытай, Үзбәкстан, Казахстан кебек чит җирләрдән дә язалар. Җырны татар телен бөтенләй белми торган кешеләр дә яратып башкара.
Әлбәттә, әлеге җырның популярлашуы белән, чыгыш ясарга чакырулар бермә-бер күбәйде. Элек тә күп йөри идём. Хәзер бөтен чакыруларга җавап биреп өлгерү дә кыен. Ярый улым Ильмир да ярдәм итә. Заказлар арткач, гонорар да үсә бара.
Бәлки, бу вакытлыча гына күренеш булыр, мин моны аңлыйм. Шуңа күрә, ихтияҗ булганда, җитешергә тырышабыз.
«Җыр яздырырга, күп дигәндә, 20 минут вакытым китә»
Әлфинә апа, сезнең башка җырларыгыз да популяр. Сез җырның тыңлаучылар мәхәббәтен яулаячагын ничек беләсез? Аларны нинди критерийләр буенча сайлыйсыз?
Мин сәхнәгә 40 яшьтә генә чыктым. Ул вакытта да җырларны дөрес сайлый белә идём. Мин аларны халык яратырмы, аларга ошармы икән, дип тә сайламадым. Җыр, беренче чиратта, миңа ошарга тиеш. Иң элек мин җырның көенә игътибар итәм. Көе матур булса, аранжировкасы да матур чыга. Җырларым бик күп дип тә әйтә алмыйм, ләкин булганнарының күбесе – шлягерлар, чөнки минем җырларда «вкус»ым бар.
Кайвакыт җырчылар студиягә килеп керәләр дә: «Менә, дуслар, мин бүген хит җыр яздырам әле», — дип сөйлиләр. Ә син аның хит булачагын каян беләсең? Ул әле аның көен дә, сүзләрен дә белми, ә инде хит булачак дип ышанып әйтә. Минем гомеремдә дә, «хит була» дип, җыр яздырганым булмады. Ошый икән, алам да җырлыйм. Хитлар –вакыт белән сыналган җырлар.
Җырларны яздырганда да, башка җырчылар кебек, иртәдән кичкә кадәр студиядә утырганым юк. «Бу җире болай булган, моны үзгәртик әле, яңадан яздырыйк әле», — дип, тавыш режиссёрын интектереп утырмыйм. Җыр яздырырга күп дигәндә 20 минут вакытым китә. Чөнки мин өйдә әзерләнеп киләм.
Җырларыгызның уңышлы булуында тавышыгыз үзенчәлекле булу да үз ролен уйнагандыр. Сез әле сәхнәгә чыккан гына мәлләрдә аны, хәтта, компьютерда үзгәртелгән тавыш дип тә уйлаганнар икән.
Чыннан да, тавышым башкаларныкыннан аерылып тора. Бу инде табигатьтән бирелгән бүләк. Көй, матур аранжировка һәм тавыш гармониядә булырга тиеш. Җырның уңышы шуннан тора. Аннан, мин һәрбер җырны үзем аша үткәреп башкарам. Шул ук вакытта образга кереп җырларга кирәк дип тырышмыйм, ул үзеннән-үзе килеп чыга.
Хәзерге җырларны тоемлыйсызмы? Кайсы авторлар күңелегезгә якын?
Аерым ниндидер авторларны атап әйтә алмыйм. Популяр авторларның да бик үк уңышлы булмаган җырлары бар. Шул ук вакытта, үзэшчән композитор бик шәп җыр язып куярга мөмкин. Минем «Төнге урам» җырымны язган Мөдәррис Газетдинов та үзэшчән композитор иде. Элек аудиокассеталарны киоскларда саталар иде. Алдым да, авылга кайтканда машинада тыңлый башладык. Шунда ук күңелемә ятты һәм мин аны үземә алырга булдым.
Сезнең мактаулы исемнәрегез булмауга борчылучылар күп. Интернетта сезгә исем бирүне сорап, имзалар дә җыя башлаганнар иде, ялгышмасам. Сезнең өчен «атказанган» исемен алу мөһимме? Үзегезнең бу исем артыннан йөргәнегез, документлар җибәреп караганыгыз бармы?
Минем ул турыда уйлаганым да юк. Артыннан йөрмәячәкмен. Мин шушы халык арасында популяр булуымнан да бик кәнәгатьмен. Бирәселәре килә икән инде, бирсеннәр, мин каршы түгел. Рәхмәт әйтеп алырмын (көлә)
Сезне урамда таныйлармы? Фото-видеоларга төшәсезме?
Танымыйлармы соң (көлә). Яулык бәйләп, күзлек киеп чыксам да, кибеттә артымнан ияреп йөриләр. Әле ял итәргә баргач Таиланд, Төркиядә дә танып алдылар. Мин диңгез буенда су коену костюмыннан йөрим, халык фотога төшәбез дип килә.
Кырыема килеп, матур итеп исәнләшеп, фотога төшсәләр, мин каршы түгел. Ә менә ерактан күзәтеп, качып кына фотога төшереп, пыш-пыш килеп сөйләшүләрне яратмыйм.
«Мин тамашачыларга шәхси тормышны күрсәтү яклы түгел»
Сез хайпка омтылмыйсыз. Тавыш-гаугалардан, конфликтлардан читтә торасыз. Җыр да бүлешкәнегез юк.
Бүлешсеннәр, талашсыннар, сугышсыннар. Мин тыныч тормыш сайладым. Шуңа күрә социаль челтәрләремне дә алып бармыйм. Яңа җырларымны гына куям, шәхси тормышымны, кая барганымны, нәрсә ашаганымны күрсәтәсем килми. «Минем оныгым туды, менә карагыз», — дип тә кычкырып утырмыйм. Минем яшьтәге бөтен кешенең дә балалары, оныклары бар инде хәзер. Кем баласы кемгә кызык?! Һәркемгә үзенеке кадерле бит инде.
Сез бер әңгәмәдә җырларымны башкалар башкаруында ишетәсем килми, дигән идегез.
Сорамыйча алсалар, әлбәттә, каршы булачакмын. Шулай сорамыйча алып, качып җырлап йөрүчеләр булды. Андый нәрсәләрне яратмыйм. Кайвакыт алалар да, җырны начар итеп җырлыйлар. Җырлыйсың икән, әйбәт итеп җырла инде син аны.
Хәзер артистлар арасында «ачык булу», барысын да сөйләү модасы китте. Сез ничек уйлыйсыз, бу җырчыларның дәрәҗәсен төшермиме?
Мин тамашачыларга шәхси тормышны күрсәтү яклы түгел. Әйе, ул халыкка кызык инде, сүз дә юк. Андый юл белән язылучылар саны да бермә-бер арта. Минем уйлавымча, шәхси тормышыңны чыгармыйча, яхшы, матур җыр белән дә популяр булып була.
Шул ук вакытта шәхси тормышын күрсәткән кешеләрне дә тәнкыйтьләргә кирәкми дип саныйм. Бәлки, аларның хис-кичерешләре белән бүлешәселәре киләдер, аларга шулай рәхәтрәктер. Кемдер артык эмоциональ була, шул рәвешле күңелен бушата. Ул тыныч яшәр өчен шушы юлны сайлаган. Төрлелек өчен андый җырчылар да кирәк.
Дәрәҗә төшүгә килгәндә, һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре яклары була. Аларның дәрәҗәсе күтәрелеп китәргә дә, төшәргә дә мөмкин. Һәр кешенең үз башы бар, ничек тели — шулай яши. Миңа, мәсәлән, шәхси тормышымны күрсәтмәгәч, яшәве тынычрак. Үземне тулысынча иҗатка гына багышлый алам, башка нәрсәләр белән шөгыльләнергә вакытым да юк. Чаралар күп, гел юлларда уза гомер.
«Авырлык күрмәдек, мул тормышта үстек»
Әлфинә апа, сезнең турыда бик аз беләбез. Сез бер ачылмаган китап сыман. Бераз гына элекке вакытларыгызга кайтып килик әле. Сез бик матур Башкортстан якларында туып үскәнсез икән. Балачакларыгыз ничек узды?
Балачагым авылда узды. Бик бәхетле, ямьле, бер кайгысыз чаклар дип искә алам балачагымны. Авылым да һәрвакыт күңелемдә. Әти белән әни икесе дә нефтьчеләр иде. Энекәшем белән без авырлык күрмәдек, мул тормышта үстек. Тегене эшлә, моны эшлә дип, катгый таләпләр дә куймадылар безгә. Аңа карап, иркә булмадык. Мәхәббәтле гаиләдә яратып үстерделәр. Әти-әнием исән чакларны бик бәхетле чаклар дип искә алам. Хәзер, кызганычка, алар арабызда юк инде.
Әти-әниегезнең арабыздан киткәненә күптәнме инде? Алар сезнең артист булганны күрергә җитештеләрме?
Әнкәй 1998 елда китте. Ул минем җырлавымны, сәхнәләргә менүемне күрә алмый калды. Шул гел күңелемдә тора. Әткәй исә 87 яшенә кадәр матур гомер кичерде. Ул минем сәхнәдә булуыма шатланып, горурланып яшәде.
Туган нигезегез хәзер бушмы инде ?
Авылда энекәшем тора. Үзебез дә мөмкинлек булган саен кайтып йөрибез.
«Балаларның тормышына кысылмыйм»
Тормыш иптәшегез белән танышу тарихын сөйләгез әле, Әлфинә апа.
Минем шәхси тормышымны беркайчан да сөйләгәнем юк. Тормыш иптәшем бар — шунысын гына әйтә алам (көлә).
Сез гел юлда, сәхнәдә. Ирегез эшегезне аңлый, сезнең белән бер юнәлештә карый торган кешедер.
Әлбәттә, әгәр эшемне аңламаса, шулай йөри алыр идемме.
Балаларыгыз турында да сөйләшик әле. Улларыгыз икесе дә тормышта үз урыннарын тапкан шәхесләр дип беләм.
Олы улым Эрик Чаллыда тора. Эшмәкәр. Тормыш иптәше белән Ралан исемле ул үстерәләр, аңа тиздән 6 ай була. Үз йортлары белән, бик матур яшиләр.
Икенче улым Ильмир — композитор, аранжировкалар остасы. Аның олы улына 6 яшь тула, кеченәсенә биш ай. Быел безнең гаиләдә беренче тапкыр кыз бала дөньяга аваз салды. Аңа Майя дип исем куштык. Киленнәр бәбиләрне ике ай аерма белән генә алып кайттылар.
Киленнәрем дә шәп минем, Аллаһка шөкер.
Киленен мактаган кайнана әйбәт инде ул.
Мин бит балаларның тормышына кысылмыйм. Аларның – үз, безнең үз тормышыбыз. Өйрәтеп, нигә болай эшләмәдең, нигә савыт-сабаңны юмадың дип йөри торган кайнана түгелмен. Бернәрсәгә дә кысылмаганга, киленнәр дә мине ярата (көлә). «Әни, шулай-шулай эшләсәк ничек булыр икән?» — дип киңәш сорасалар, әйтеп җибәрә алам. Идеаль мөнәсәбәтләрнең сере шунда. Без киленнәр белән бик якын аралашабыз, яраткан темаларыбыз бар.
Әкрен генә оныкларым үсеп килә. Иң мөһиме – балаларым, оныкларым авырмасыннар. Калганы аның вак әйберләр.
«Балаларны алдашмагыз, гадел булыгыз дип тәрбияләдек»
Малайларны тәрбияләүдә кемнең роле зуррак булды Әлфинә апа, сезнекеме, тормыш иптәшегезнекеме? Төп нинди сыйфатларга басым ясадыгыз?
Мин һәрвакыт балаларны үз канат астымда саклап яшәдем. Авырып китсәләр дә курка идём. Башкалар сыман: «Нәрсә булсын аларга, йөрсеннәр», — дигән караш булмады. Ниндидер чикләүләр куймасак та, ике улым да һәрвакыт контрольдә булдылар. Өйләнгәч тә көчкә җибәрдем әле үзләрен (көлә). Өйләнгәч менә балаларны җибәрә белергә кирәк.
Балаларны алдашмагыз, гадел булыгыз, дип тәрбияләдек. Бүгенге көнгә кадәр улларым шул сыйфатларына тугры булып яшиләр, үзләре дә алдакчы, сүзендә тормаган кешеләрне бер дә яратмыйлар.
Гаиләгез белән вакытыгызны ничек үткәрәсез, Әлфинә апа? Балалар, оныклар белән еш җыеласызмы? Бәлки, гаиләгездә ниндидер традицияләр бардыр?
Әле менә май бәйрәмнәрендә вакытыбызны бик матур итеп үткәрдек. Яңа ел һәм туган көннәрне дә җыелмый калганыбыз юк. Бездә яки олы улымның йортында җыелабыз. Калган вакытта эшебез тыгыз инде.
Балаларыгызны нинди тәмле ризыклар белән сыйлыйсыз?
Улларым аеруча да мин ясаган краб салатын яраталар. «Әни, синеке кебек салатны бер кафеда да ашаганыбыз юк», — диләр. Бәлеш, мантый, кыстыбыйны да яратып пешерәм. Әлләниләр уйлап чыгарганым юк. Гадәти, милли ризыкларыбызны тәмле итеп пешерергә кулым ияләшкән инде.
Сез нинди хуҗабикә? Кемдер ашарга пешерергә яратмый бит инде, өй җыештырырга. Андый эшләр сезгә тынычлык бирәме?
Андый көннәрдә миңа бик рәхәт. Киленнәрем дә булышып торалар, бергәләп җыелганда өстәлләр әзерләшәләр. Иҗаттан арып киткән вакытта өйдә булу бик ошый.
Өй буенча ярдәмчеләрегез бармы?
Ю-юк, мин бөтен эшемне күңелемдәгечә итеп үзем эшлим. Идәннәрне дә, тәрәзәләрне дә үзем юам. Иң яраткан эшем – кер үтүкләү. Урын-җир комплектларын юып үтүкләргә яратам. Өйне чистартып, җыештырып чыгарганнан соң, нәтиҗәсенә сокланып карап торам (көлә). Концерт күлмәкләремне дә үзем юып, тәртиптә тотам.
Тормыштагы иң зур казанышыгыз дип нәрсәне саныйсыз?
Балаларым, оныкларым булу сөендерә. Җырларымның популяр булуы, тыңлаучыларым күп булу да кәнәгатьлек хисе бирә. «Онытмаган» кебек җырлар алар инде тарихта кала торган җырлар. Исән-сау булганда, әлегә үзем җырлыйм. Алга таба Элвин Грей тагын да яшьрәк буынга җиткерер. Җырларының популяр булу турында күп җырчылар хыяллана. Минем җырларым бик күп тыңлаулар җыя, бу зур бәхет инде иҗат кешесе өчен. Димәк, юкка гына җырламыйм, димәк, мин бу җырлар белән халыкны сөендерә алам. Җырларым аша алар гашыйк булган яшьлек чорларын, туй вакытларын, балачакларын искә төшерә. Әнә шул вакытларга кире кайтасылары килеп, мине үзләренең бәйрәмнәренә чакыралар. Шуңа да мин тормышым, иҗат юлым белән бик кәнәгать. Сау-сәламәт буласы, балалар, оныклар белән, күңел тынычлыгы белән яшисе килә.
Рәхмәт, Әлфинә апа, иҗат уңышлары телим сезгә!
