ОСАГО буенча иминият түләүләрен яңа кагыйдәләр буенча саный башлаячаклар
Россия Банкы ОСАГО буенча автомобильләрне ремонтлауга чыгымнар исәпләнә торган кагыйдәләрне яңартты. Запас частьләр һәм материалларның уртача бәясе белешмәлекләрен формалаштыруның яңа тәртибе 2026 елның 11 июленнән гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости»га тсылтама белән «Татар-информ».
Үзәк банкта ачыклык кертүләренчә, иминият компанияләре мәҗбүри автоиминиятләштерү буенча түләүләрне исәпләгәндә нәкъ менә шушы белешмәлекләрне куллана. Россия автоиминиятчеләр берлеге яңа кагыйдәләрне исәпкә алып, документларның яңартылган редакцияләрен өч ай эчендә расларга тиеш.
Россия Банкының яңа таләпләре нигезендә, запас частьләрнең уртача бәясен исәпләгәндә, аналогларның бәяләре исәпкә алынмаячак (әгәр алар оригиналдан 70 процентка һәм аннан да арзанрак булса). Чыгым материалларының уртача бәясе ташламаларны исәпкә алмыйча билгеләнәчәк.
Аерым үзгәрешләр бер тапкыр кулланыла торган детальләрнең бәясен исәпкә алуга кагыла. Хәзер иминиятчеләр аларның тулы бәясен ремонт исәбенә кертергә тиеш.
Россия банкы бәяләвенчә, үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң ОСАГО буенча уртача түләү якынча 10 процентка артырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


