Бер төн эчендә Россия күгеннән Украинаның 356 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән
Узган төндә Россия күгеннән Украинаның 356 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төн дәвамында, 27 июльдә 20.00 сәгатьтән 27 июльдә 8.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орел, Тула, Ростов, Рязань, Смоленск өлкәләрендә, Мәскәү төбәгендә, Кырым Республикасында һәм Азов диңгезе акваториясендә Украинаның самолёт тибындагы 356 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән», — диелә хәбәрдә.


