Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2026 елда еллык техник карау графигы
Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар хәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә хәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөхим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла.
Агымдагы елда әлеге эш район жирлегендә урнашкан, хужалык итү юнәлеше төрле формада булган авыл хужалыгы ширкәтләрендә трактор, үзйөрешле машиналар хәм тагылма арбаларга түбәндә курсәтелгән вакыт аралыгында башкарылачак:
| № | Хужалык исеме | Үткәрү вакыты |
| 1 | АҖ «Алан» | 30.03.2026 ел |
| 2 | ҖЧҖ «Агролак» | 01.04.2026 ел |
| 3 | ҖЧҖ «Игенче» | 02.04.2026 ел |
| 4 | ҖЧҖ «Теләче Август» | 03.04.2026 ел |
| 5 | КФХ «Ахметова Г.Ф.» | 06.04.2026 ел |
| 6 | ҖЧҖ Агрофирма «Чулпан» | 06.04.2026 ел |
| 7 | КФХ «Низамов М.Х.» | 07.04.2026 ел |
| 8 | ҖЧҖ «Рубин Гранд» | 08.04.2026 ел |
| 9 | ААҖ «Теләчеагрохимсервис» | 09.04.2026 ел |
| 10 | ҖЧҖ «Абде» | 09.04.2026 ел |
| 11 | ҖЧҖ «Тукаш» | 10.04.2026 ел |
Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар үзгәрмәде. Берәмлек техникага түләү бәясе 900 сум күләмендә калды.
Карау, үткәрү урыннары, хуҗалыкларның машина-трактор парклары. Әйтеп үтелгәнчә, техник карауны үтү өчен, тикшерү органына техниканы хәм түбәндәге документларны әзерләп күрсәтергә тиеш була:
- техника белән идарә итүченең моңа тиешле документы;
- техниканың теркәлү таныклыгы;
- техниканы мәжбүри иминиятләштерү полисы.
Әлеге күрсәтеп үтелгән документлар булмаганда, шулай ук техниканың номер мәгълүматлары таныклыктагылар белән чагышмаганда, әлеге чара уздырылмый.
И.Р.Баев — ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче районы буенча бүлек җитәкчесе
