Гыйнвар һәм февраль айларында иң күп акча «Гаилә» илкүләм проекты өчен тотылган
Татарстанда гыйнвар һәм февраль айларында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 3,2 миллиард сум юлланган. Быелга планлаштырылганның 6,1 проценты бу.
Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, иң күп акча «Гаилә» (2,4 млрд сум), «Яшьләр һәм балалар» (602,6 млн сум), «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» (142,6 млн сум), «Озын һәм актив гомер» (30,8 млн сум) илкүләм проектларына бирелгән.
Быел Татарстан бюджетында илкүләм проектларга барлыгы 53 млрд сум акча каралган. Шуның 28,8 млрд сумы – федераль, 24,2 млрд сумы – республика казнасыннан.

