Рөстәм Миңнеханов плей-офф уеннары алдыннан «Ак Барс» командасы белән очрашкан
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогының плей-офф уеннары алдыннан «Ак Барс» командасы белән очрашкан.
"Ак Барс"ның клуб базасында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс"ның һәм, гомумән, хоккейның Татарстан халкы тормышында нинди урын алып торуын искәрткән. "Безнең республикада хоккей аерым статуска ия", дигән Рәис.
Плей-офф уеннары 23 мартта Казанда старт ала. "Ак Барс" беренче раундта Чиләбенең "Тракторы" белән көч сынашачак.
Билгеле булганча, Татарстанда «Россия спорты» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
