Татарстан хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингында 13 нче урында

23.03.2026 08:49 · В Стране

Татарстан алдынгы тармакларда хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында 13 нче урынны алды.

Республикада иң күп түләнә торган тармак – транспорт машина төзелеше. Биредә уртача керем 202 мең сумга җиткән.

Рейтингның лидерлары Сахалин өлкәсе (нефть һәм газ чыгару – 328 мең сум), Мәскәү (финанс хезмәтләре – 310 мең сум) һәм Амур өлкәсе (химия сәнәгате – 286 мең сум). РИА “Новости” тикшеренүләреннән күренгәнчә, беренче унлыкка шулай ук Ямало-Ненецкий автоном округы, Магадан, Мәскәү, Мурманск өлкәләре, Чукотск, Забайкалье һәм Камчатка крайлары кергән.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.