Татарстанда бер ир-ат хатынына кызган үтүк белән ташланган: ул суд хөкеме алдына басачак
Әгерҗе районы прокуратурасы биредә яшәүче бер ир-атка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләүне раслаган. Ул белә торып сәламәтлеккә зыян салуда гаепләнелә. Бу хакта «KazanFirst» Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, бу хәл 2025 елның ноябрендә булган. Ир-ат хатыны белән бик нык ызгышкан. Ызгыш-талашның иң кызган мәлендә, кулына кызган үтүк алып, шуны хатын-кызның тәненә 5 тапкыр куеп алган. Хатын-кызның сәламәтлегенә уртача дәрәҗә зыян килгән: аның тәне пешкән. Җинаять эше судка карап тикшерүгә җибәрелгән.

