Чаллыда “Россия суы” Бөтенроссия акциясе узды

Чаллыда “Россия суы” Бөтенроссия акциясе узды

Әлеге чара бөтен ил буйлап бара. Быел аңа Чаллы шәһәреннән старт бирелде. Россия табигать министры урынбасары Максим Корольков өмәгә җыелучыларга рәхмәтен җиткерде.

– Бүген илнең төрле төбәкләрендә яр буйларына күпме кеше чыкты. Без шул рәвешле, елгаларны саклап калабыз. Аларның чисталыгын кайгыртабыз, – диде ул.

“Россия суы” акциясендә илнең 89 төбәге катнашкан. Быелгысының Татарстанда башланып китүе гаҗәеп хәл түгекл – республика биш ел рәттән бу чарада беренчелекне алып бара.

Татарстанның Экология һәм табигать ресусрслары министры Азат Җиһаншин узган ел бу чарада республикада яшәүче 410 мең кеше катнашты, ди.

– Узган ел без 11 мең километр араны чистарттык. Быел исә 15 мең километр су буйларын тәртипкә китерергә дип ниятләп торабыз. Өмәләргә 450 мең кеше чыгар дип көтелә, – ди ул.

“Россия суы” өмәсендә 8 мең километр яр буе чистартылган. 369 капчык чүп җыелган. Яр буеннан хәтта иске суыткыч та табылган.