Агыйдел кичүе кайчан эшли башлый?

23.04.2026 13:12 · В Стране

Агыйдел кичүе кайчан эшли башлый?

Бик күпләрне борчый торган сорауга җавап эзләдек. Татарстан белән Башкортстанны тоташтыручы Агыйдел елгасындагы кичү кайчан ачылачак?

Әмма җавап юлчылардан сабырлык сорый:

«Волна» паром кичүе әлегә кадәр ачылмады. Сәбәбе — су дәрәҗәсенең югары булуы: причаллар су астында, шуңа күрә кичүне файдалану мөмкин түгел.

Якын көннәрдә, бәлки бу атна ялларында паром эшли башлар. Кичү эшли башлагач, бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк, -дип хәбәр итте кичү җитәкчелеге.