Казаннан хаҗга Татарстан хаҗиларының беренче төркеме китте
Бүген иртә белән Казаннан хаҗга Татарстан хаҗиларының беренче төркеме китте. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә хәбәр иттеләр.
Барлыгы 171 кеше хаҗга киткән. Аларны республика мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов озаткан. Ул дин тотучыларга Камил хәзрәт исеменнән изге сүзләрне җиткергән.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә быел «ДУМ РТ Хадж» компаниясенең хаҗилары өчен Казаннан барлык рейслар Мәдинәгә кадәр турыдан-туры булачак, дип ачыклык керттеләр. Барлыгы республикадан 1800 кеше китәчәк. Хаҗиларны тәҗрибәле хәзрәтләр озата бара. Алар хаҗ йолаларын, Согуд Гарәбстаны Корольлеге кануннарын һәм гарәп телен беләләр.
