Мамадыш укучылары фронт өчен «Җиңү чәе» әзерли: бер сәгатьтә — мең пакет

Мамадыш укучылары фронт өчен «Җиңү чәе» әзерли: бер сәгатьтә — мең пакет

Мамадыш районында мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен «Җиңү чәе» әзерләү акциясенә кушылды.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең 50дән артык активисты бер сәгать эчендә 1000гә якын чәй пакеты ясарга өлгергән.

Гуманитар проект Татарстан Рәисе гранты ярдәме белән тормышка ашырыла. Аны Тәкәнеш мәктәбе каршындагы башлангыч бүлек откан. Проектның төп максаты — балаларны игелекле эшләргә җәлеп итү һәм фронттагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү.

Акция барышында укучыларга тәҗрибәле волонтёрлар һәм гуманитар ярдәм белгечләре кушылган. Алар балаларга фронт өчен мондый ярдәмнең әһәмиятен аңлатканнар. Мәктәп укучылары исә чәй пакетлары әзерләп кенә калмаган, ә файдалы үләннәр турында да күп яңалык белгән.

Мастер-класста катнашучылар мәтрүшкә, бөтнек һәм башка шифалы үләннәрнең үзлекләре белән танышкан, аларның татарча атамаларын өйрәнгән. Чәйләрне соңыннан махсус индивидуаль һәм крафт-пакетларга тутырганнар.

Акция «Игелек мәктәбе» проекты кысаларында үтә. Проектта шулай ук тактик беләзекләр үрү, коры душ һәм чәкчәк әзерләү буенча дәресләр дә каралган. Бу эшләр өчен мәктәпкә 150 мең сум күләмендә грант бирелгән.

Проект ахырына кадәр укучылар барлыгы 5 мең чәй пакеты әзерләргә тиеш булачак. Оештыручылар әйтүенчә, мондый ярдәм фронттагы солдатларга җылылык һәм өй рухы җиткерә.

‹ ›
Мамадыш укучылары фронт өчен «Җиңү чәе» әзерли: бер сәгатьтә — мең пакет Мамадыш укучылары фронт өчен «Җиңү чәе» әзерли: бер сәгатьтә — мең пакет Мамадыш укучылары фронт өчен «Җиңү чәе» әзерли: бер сәгатьтә — мең пакет Мамадыш укучылары фронт өчен «Җиңү чәе» әзерли: бер сәгатьтә — мең пакет
#