Балтачта ирекле янгын сүндерү бүлекчәләренең «Иң яхшы бүлекчә» XVI республика смотр-конкурсы уза
Смотр-конкурс янгын сүндерү бүлекчәләренең тантаналы сафка тезелүе белән башланып китте
Бүген районыбызның «Сабантуй» ял паркында Татарстан Республикасы ирекле янгын сүндерү бүлекчәләренең «Иң яхшы бүлекчә» исеменә XVI республика смотр-конкурсы уза.
Чарада республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 45 команда көч сынаша.
Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләренең XVI республика смотр-конкурсында Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, полковник Ирек Илгиз улы Кадамов һәм «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятьләре» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлеге советы рәисе Радик Раил улы Камалетдинов та катнашты.Алар бертөркем гадәттән тыш хәлләр идарәләре хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырып уздылар.
Смотр-конкурс янгын сүндерү бүлекчәләренең тантаналы сафка тезелүе белән башланып китте. Төп сынаулар өлеше янгын сүндерүчеләрнең гадәттән тыш кискен хәлләргә әзерлеген тикшерү, янгын сүндерү техникасыннан дөрес файдалану, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү буенча ярышлардан торды.

