Казанда бер ир өстенә цемент салынган чиләк төшеп үлгән
Казанда бер эшче өстенә цемент салынган чиләк төшеп үлгән.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 22 майда Совет районындагы мәйданчыкларның берсендә суүткәргечне төзекләндергән вакытта фаҗига килеп чыккан. Эшчеләр цемент чиләкләрен күчерү өчен экскаватор чүмеченнән файдаланганнар. Ниндидер мизгелдә чиләк эшчеләрнең берсенә төшкән. Аны хастаханәгә илткәннәр, тик ул берничә көннән соң үлгән.
Хәзер куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

