Рөстәм Миңнеханов: «Батырларыбызга дан һәм зур хөрмәт!»

Рөстәм Миңнеханов: «Батырларыбызга дан һәм зур хөрмәт!»

Махсус хәрби операция зонасына сәфәр вакытында Татарстан делегациясе хәрби хезмәткәрләр белән очрашкан. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында хәбәр итте.

«Махсус хәрби операция зонасына сәфәр вакытында Татарстан делегациясе безнең хәрби хезмәткәрләр белән очрашулар үткәрде һәм аларны республика дәүләт бүләкләре белән бүләкләде. Батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, сугыш бурычларын башкарганда, каһарман якташларыбыз «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Егетләребез белән һәр очрашу – шәхсән рәхмәт сүзләрен җиткерү мөмкинлеге. Безнең сугышчылар лаеклы көрәшәләр, Татарстан аларның һәрберсе белән горурлана. Батырларыбызга дан һәм зур хөрмәт!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов.

Related Articles